Татар м?кт?пл?рене? 10 нчы сыйныфында укучылар ?чен татар теленн?н эш программасы


\s АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Эш программасы структурасы.
Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.
Эш программасының эчтәлеге.
Татар теленнән эш программасы“Татар Сарсазы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесенең 2012-2013 нче уку елына төзелгән Базис укыту планының 2вариантына нигезләнеп төзелде .Программа 10 нчы сыйныфта татар телен тирәнтен өйрәнүне күздә тота. Укыту планы нигезендә татар телен өйрәнүгә 105 сәгать вакыт бирелә.
10нчы сыйныф өчен әзерләнгән тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле курсы буенча махсус белем-күнекмәләр тәшкил итә. Балаларның бәйләнешле сөйләмен үстерүгә игътибарын юнәлтү максатында, программада бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләре аерым күрсәтелә. .
Мәктәптә татар теле мөстәкыйль уку предметы, аңа гуманитар предметлар рәтеннән беренчел дәрәҗәдәге әһәмият бирелә, ул ана телендә укытыла торган башка фәннәрне өйрәнү теле дә, укучыларның рухи дөньясын,әхлагын формалаштыруда әһәмиятле чара да. Ана теле ярдәмендә укучылар буыннар тәҗрибәсе белән тупланган мәдәният һәм сәнгать кыйммәтләре белән таныша, алардагы уңай сыйфатларны үзләштерә, укучыда туган җиренә мәхәббәт хисе тәрбияләнә.
10 нчы сыйныфта ана теле дәресләрендә белемнәр тагын да тирәнәйтелергә, шуның белән бергә ана телен гамәли куллану күнекмәләре дә бирелергә тиеш. Милли төбәк компоненты да тематик планлаштыруда күрсәтелде.

10-11 нче сыйныфларда татар теленнән урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары
Телне тулы бер система буларак күзаллау.
Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.
Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү.
Тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.
Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.
Төп бурычлар
Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү.
Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.
Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.
Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр
(уку елы башына)
Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен аңлау, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.
Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен - аера, эчтәлеген аңлап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.
Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү; аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын белү, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү.
Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляцияләнүдән саклау.
Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре турында гомуми төшенчәгә ия булу.
Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү.
Изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төренә туры китереп, төрле жанрда яза белү. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарта алу.
Текст яки аның берәр өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерли алу, кемгә дә булса характеристика яза белү.
Эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.
Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләренә ия булу.
Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр
(уку елы ахырына)
Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу.
Рун язуы турында төшенчә алу.
Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.
Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.
Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу.
Укучыда булган актив сүзлек запасының артуы.
Сөйләм һәм язма телнең, хәтер һәм фикерләү сәләтенең үсүе, рухи дөньяның баюы.
Татар теленнән алынган теоретик материалның аңлы үзләштерелгән булуы, тел фәнен яхшы белү.
Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.
Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.
Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
Коммуникатив компетенция. Сөйләмдә аралашу өлкәләре һәм ситуацияләр. Сөйләм ситуацияләрен тәшкил итә торган берәмлекләр.
Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) камилләштерүне дәвам итү;

Аралашуның төрле өлкәсенә караган диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү
Текстның төренә карап, аны төрлечә уку күнекмәләрен камилләштерү.
Тәкъдим ителгән текстны мәгълүмати әһәмияте ягыннан үзгәртү.
Фәнни, рәсми эш, публицистик, сөйләм һәм матур әдәбият стильләре, аларның үзенчәлекләре.
Фәнни һәм рәсми аралашуның телдән һәм язма формаларын куллану.доклад, реферат, тезис., бәяләмә, алу кәгазе, ышаныч кәгазе, резюме
кебек төрле жанрдагы зш кәгазләрен язу күнекмәләрен камилләштерү.
Сөйләм әдәбе нормалары.
Лингвистик компетенция. Телнең кеше тормышында һәм җөмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле – Татарстан Республикасының дәүләт теле. Татар теле – татар халкының милли теле.
Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә.
Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр.
Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану.
Программаның төп эчтәлеге.
№ Төп темалар 105 Белем һәм күнекмәләр1 Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.
4 Телнең үсеше, яшәеше. Милли азчылыкны ассимиляцияләү, саклау һәм үстерү сәясәте.
2 Татар милли әдәби теленең язма тамырлары 4 Борынгы төрки әдәби тел, иске төрки әдәби тел, иске татар әдәби теле
3 Татар халкы кулланган язу төрләре 11 Гарәп, латин, кириллицага нигезләнгән язу
4 Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик,орфографик,грамма
тик,стилистик,пунктуацион нормалары 12 Сөйләм авазлары турында төшенчә. Фонетиканың өйрәнү объекты.
Сөйләм авазларын акустик яктан өйрәнү.
Сөйләм авазларын биологик аспекттан чыгып өйрәнү. Сөйләм аппараты. Авазартикуляциясе.,
Авазларны төркемләү. Сузык һәм тартык авазлар. Сузыкларны төркемләү. Тартыкларны төркемләү.
Сөйләмнең фонетик кисәкләргә бүленеше. Иҗек. Басым. Интонация.
Сөйләм агышында аваз үзгәрешләре. Авазларның позицион үзгәрешләре. Авазларның комбинатор үзгәрешләре. Авазларның чиратлашуы.Аваз һәм хәреф. Транскрипция турында төшенчә.
Орфография._
Орфоэпия.
5 Морфемика Морфонология Сүз ясалышы Сүз төзелеше. 6 6 Морфология 14 Мөстәкыйль, ярдәмлек һәм модаль сүз төркемнәренең татарча әдәби сөйләм оештырудагы роле. Грамматик категория, грамматик мәгънә һәм грамматик формалар. Грамматик мәгънәләрне белдерүче чаралар.Сүзләрне төркемләү принциплары.Мөстәкыйль сүз төркемнәре.Бәйләгеч сүз төркемнәре.Модаль сүз төркемнәре.
7 Лексикология 6 Лексикологиянең тармаклары..Сүз турында төшенчә. Сүз һәм предмет. Сүз һәм төшенчә.
Сүзнең лексик мәгънәсе. Күчерелмә мәгънә. Омонимнар.Синонимнар.Антонимнар.Терминнар һәм терминологи Телнең сүзлек составы турыңда төшенчә. Телнең сүзлек оставындаүзгәрешләр.
Искергән сүзләр. Яңа сүзләрнең барлыкка килүе. Алынмалар. Интернациональ сүзләр. Фразеология. Фразеологизмнар турында төшенчә. Фразеологизмнарны төркемләү.Этимология.. Лексикография. Сүзлекләрнең төрләре.
8 Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы 4 Мәктәп прграммасы күләмендә тулы грамматик анализ ясый белү( сүз төзелеше, ясалышы ягыннан, фонетик , морфологик, синтаксик, лексик пунктацион анализ бирә белү.)
9 Татар теленең сүзлек составы. 10 10 Тестлар ярдәмендә татар теленнән(С өлеше буенча) белем сыйфатларын тикшерү 4(3се б.с.ү.хисабына) + 1дәрес антонимнар темасы белән берләштерелеп үткәрелә.
Тестлар ярдәмендә татар теленнән (А,В өлешләре буенча) белем сыйфатын тикшерү 4 11 Эш кәгазьләре 4 Хат , белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөст. рәвештә яза алу.
12 Диктант 4(2) 13 Бәйләнешле сөйләм үстерү
( изложение һәм сочинение)
4(7)+7(10)=17сәг. 14 Язма эшләрдәге типик хаталар өстендә эш. 4 15 Йомгаклау 1 Барлыгы 105 сәгать
Укыту – методик комплекты
Программа. Казан, “Мәгариф”, 2010. Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программма
Дәреслек. М. З. Зәкиев, Н.В.Максимов. - Татар теле,10-11 нче сыйныф.-Казан: Мәгариф,2008.
Өстәмә материал:
Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев –Хәзерге татар әдәби теле.-Казан: Мәгариф,2006.
Ф.С.Сафиуллина –Хәзерге татар әдәби теле.-Казан: Мәгариф,2002.( күнегүләр җыентыгы)
Өстәмәләр.
Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.
Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005
Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006
Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008
Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999
Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ “Школа”,2007
Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007
Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге/Н.В.Максимов.-Казан: Мәгариф, 2008
Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В Максимов.-Казан: Мәгариф,2004
Хәзерге татар әдәби теле. Дидактик материал.
Атнага 3 сәгать исәбеннән (35 атна – 105 сәгать)
Диктант – 4(1) сәгать
Изложение –4(7 сәг.)
Сочинение – 7(10 сәг.)
№ Дәреснең темасы, эчтәлеге Сәг. саны Дәрес
Тибы Укыту эшчәнлеге төрләре Материал үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләре
Срок Үтәлеш
1 Телнең үсеше, яшәеше.Тел- иҗтимагый күренеш һәм тамгалар системасы. Телнең төп функцияләре . 1 Кереш дәрес
Яңа төшенчәләр бирү Күчермә ысул: укытучы сөйләме, конспект язу. Телнең үсеше , яшәеше турында мәгълумат алу 1.09 2 Җанлы һәм үле телләр1 Яңа төшенчәләр бирү Күчермә ысул: укытучы сөйләме, конспект язу. Җанлы һәм үле телләр турында мәгълумат алу 4.09 3 Милли азчылыкны ассимиляцияләү, саклау һәм үстерү сәясәте. 1 Яңа төшенчәләр бирү Күчермә ысул: укытучы сөйләме, конспект язу. Фикер йөртергә өйрәтү 5.09 4 Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның телен ассимиляциядән саклау һәм үстерү чаралары 1 Яңа төшенчәләр бирү Күчермә ысул: укытучы сөйләме, конспект язу. Фикер йөртергә өйрәтү 8.09 5 Тикшерү диктанты.Гаилә балага нәрсә бирә? 1 Тикшерү Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу 11.09 6 Төрки телләр һәм татар теле.Татар милли әдәби теле,аның нормалары һәм сөйләмдә алардан урынлы файдалану. Икетеллелек һәм күптеллелек. 1 Ныгыту Күчермә ысул: укытучы сөйләме, конспект язу Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу. 12.09 7 Борынгы төрки әдәби тел. Рун язуы турында төшенчә.Уйгыр язуы турында төшенчә. 1 Яңа төшенчәләр бирү Күчермә ысул: укытучы сөйләме, конспект язу. Рун язуы турында
мәгълумат алу 15.09 8-9 Изложение.
“Кешеләр нәрсә белән язганнар?” 2 Сөйләм үстерү Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение элементлары белән изложение язу күнекмәләре булдыру. Фикерләү тирәнлеген, язу күнекмәләрен тикшерү Дөрес язу күнекмәләрен тикшерү 18.09
19.09
10 Иске төрки әдәби тел. 1 төшенчәләр бирү Күчермә ысул: укытучы сөйләме, конспект язу. Иске төрки әдәби тел,гарәп язуы турында мәгълумат алу Иске –татар әдәби теленең кулланылышы турында мәгълумат
алу, күренекле язучыларыбызның,дәүләт эшлеклеләренең шушы чордагы хезмәтләре белән танышу 22.09 11 Иске татар әдәби теле 1 Яңа төшенчәләр бирү Күчермә ысул: укытучы сөйләме, конспект язу. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу. 25.09 12 Татарлар кулланган язу төрләре.Гарәп язуының керүе. 1 Яңа төшенчәләр бирү Күчермә ысул: укытучы сөйләме, конспект язу. Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу. 26.09 13-14 Сочинение №1 «Гасырлар авазы» 2 Сөйләм үстерү Бәйләнешле сөйләм үстерү.
Виртуаль экскурсия. Сөйләм һәм язма телен, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерү, рухи дөньяңны баету өстендә эшли белү. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу. 29.09
2.10 15 Гарәп графикасы. 1 Яңа төшенчәләр бирү Индивидуаль эш. Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.
3.10 16 Гарәп графикасында язу үрнәкләре. 1 Белемнәрне ныгыту Индивидуаль эш. Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.
6.10 17 Иске имля алфавиты. 1 Яңа төшенчәләр бирү Күчермә ысул: укытучы сөйләме, конспект язу. Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.
9.10. 18-19 Сочинение №2
“Ата-бабам язуы” (Гарәп графикасының милли сәнгатебездә тоткан урыны).) 2 Сөйләм үстерү Бәйләнешле сөйләм үстерү.
Виртуаль экскурсия. Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен баету. 10.10
13.10 20 Язма эшләрдәге типик хаталар өстендә эш. 1 Белемнәрне ныгыту Гарәп-фарсы алынмаларының дөрес язылышы өстендә эшләү. Ясалган хаталарны төзәтү 16.10 21 Гарәп графикасында укырга һәм язарга өйрәнү. 1 Белемнәрне ныгыту Гарәп алынмаларының дөрес язылышы өстендә эшләү. Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.
17.10
22 Гарәп графикасында укырга һәм язарга өйрәнү. 1 Белемнәрне ныгыту Гарәп алынмаларының дөрес язылышы өстендә эшләү. Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.
23.10 23 Административ тестлаштыру 1 контроль
тикшерү Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу 20.10 24 Язма эшләрдәге типик хаталар өстендә эш.Төрле жанрда язылган текстларга лингвистик анализ ясау. 1 Белемнәрне ныгыту Ясалган хаталарны төзәтү 24.10. 25 Латин графикасы.. 1 Белемнәрне ныгыту Семинар-дәрес. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү. 27.10 26 Латин графикасында ана теленең орфоэпиясен саклау мәсьәләсе 1 Яңа төшенчәләр бирү Күчермә ысул: укытучы сөйләме, конспект язу. Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү. 30.10 27 Татар язуында рус графикасы. 1 Яңа төшенчәләр бирү Күчермә ысул: укытучы сөйләме, конспект язу. Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу. 31.10 28 Кириллицага нигезләнеп язу 1 Күчермә ысул: укытучы сөйләме, конспект язу. Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу. 13.11 29 Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамма
тик, стилистик, пунктуацион нормалары. Кереш. Фонетиканың өйрәнү обекты.
. 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Тел гыйлеменең фонетика һәм орфоэпия бүлекләре турында мәгълүматлы булу. Авазлар һәм хәрефләрне аера белү. Дөрес сөйләү, уку , язу нормаларын үзләштерү.Тулы фонетик анализ ясау күнекмәләренә ия булу. 14.11 30 Сузык авазларга характеристика.
1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Сузык һәм тартык авазлар ясалуда аермалы якларны белү. Татар телендәге сузык авазларга характеристика бирә белү. 17.11 31 Тартык авазларга характеристика 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Сузык һәм тартык авазлар ясалуда аермалы якларны белү. 20.11 32 Сузык һәм тартык авазлар.Проект эше 1 Белемнәрне ныгыту ,тикшерү Презентация яклау Татар телендәге сингармонизм күренешенең асылына төшенү: рәт гармониясе һәм ирен гармониясе турында мәгълүматлы булу. Редукция күренешенен белү. Сузыкларга хас фонетик закончалыкларны өлешчә фонетик анализда күрсәтә алу.Ассимиляция күренеше,уңай һәм кире ассимиляцияне аңлата, дөрес билгели алу 21.11 33 Иҗек ,басым,
интонация 1 Белемнәрне ныгыту Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Ачык һәм ябык иҗекләр, татар телендә иҗек калыплары турында аңлата белү. Сүзләрне иҗекләргә бүлү принципларын аңлап, дөрес итеп бүлә белү Сөйләмдә сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү. 24.11 34 Контроль сочинение “Мин нинди булырга теләмим”
1 Сөйләм үстерү Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен баету. 27.11 35 Тестлар ярдәмендә татар теленнән(С өлеше буенча) белем сыйфатларын тикшерү,балларда бәяләү 1 тикшерү БРИның С тибындагы биремнәрен эшләү. Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен баету.БРИның С вариантын дөрес формалаштыру,тутыру күнекмәләре булдыру 28.11 36 Авазларның позицион үзгәрешләре 1 Белемнәрне ныгыту Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Протеза,эпентеза,эпитеза,редукция,тулы редукция.өлешчә редукция төшенчәләрен үзләштерү 1.12 37 Авазларның комбинатор үзгәрешләре 1 Белемнәрне ныгыту Аккомадация күренеше,ассимиляция,прогрессив һәм регрессив ассимиляцияләрне дөрес билгеләү күнекмәләре булдыру. Ирен,борын ассимиляциясен белү. 4.12 38 Авазларның комбинатор үзгәрешләре 1 Белемнәрне ныгыту Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Сингармонизм законы,аның 2 төре(рәт гармониясе,ирен гармониясе) Диэреза,метатиза,элизия күренешләре 5.12 39 Тестлар ярдәмендә татар теленнән(А,В өлешләре буенча) белем сыйфатларын тикшерү,балларда бәяләү 1 Белемнәрне ныгыту ,тикшерү Контроль тест эшләү Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.
8.12 40 Сөйләм агышында аваз үзгәрешләре. Йомгак. 1 тикшерү Презентация яклау Авазларның комбинатор,позицион үзгәрешләрен дөрес билгели белү. 11.12 41 Орфоэпия. Әйтелеш белән язылыш арасында аерма булган очраклар,әдәби әйтелешне бозу очраклары һәм сәбәпләре. 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Орфоэпия-нормага салынган әдәби әйтелеш кагыйдәләренең җыелмасы.Сузыкларның,тартыкларның дөрес әйтелеше,әдәби әйтелешне бозу сәбәпләре.Рус теленнән кергән сүзләрнең әйтелеше. 12.12 42 Графика 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Авазларның язудагы бирелеше.Алфавит.Татар халкы файдаланган алфавитлар. 15.12 43- Орфография. Орфографик принциплар,орфографиянең кыен очраклары. 1 Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Дөрес язу кагыйдәләре җыелмасы орфография дип аталуы.Фонетик,Морфологик,тарихи-традицион , график,экономия принциплары.Орфографиянең кыен очраклары. 18.12 44
45 Контроль диктант."Тайга хуҗасы.
Язма эшләрдәге типик хаталар өстендә эш. 1
1 Сөйләм үстерү
Сөйләм үстерү Бәйләнешле сөйләм үстерү.
Бәйләнешле сөйләм үстерү. Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу
Ясалган хаталарны төзәтү 19.12
22.12 46 Морфемика турында төшенчә. Морфемика һәм аның тел белемендә тоткан урыны. 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш М о р ф е м и ка, аның тел белеменең с ү з т ө з е л е ш е н өйрәнә торган бүлеге булуын ачыклау. Морфологиянең өйрәнү предметы – телнең иң кечкенә мәгънәле кисәкләре – м о р ф е м а л а р, шулай ук с ү з л ә р һәм с ү з ф о р м а л а р ы (с ү з ф о р м а л а р )икәнлеген белү. 25.12 47 Морфема һәм аның төрләре 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Морфема һәм аның төрләре турында мәгълүмат бирү. Сүзләр үзләренең төзелешләре буенча морфемалардан торуын ачыклау.
М о р ф е м аның сүзнең иң кечкенә мәгънәле кисәге булуын белү. Сүз эчендәге бер морфеманың гадәттә, лексик мәгънә белдерүе һәм т а м ы р дип аталуы; калган морфемалар, лексик-грамматик яки саф грамматик мәгънәләрне белдерүләре һәм к у ш ы м ч а л а р яки а ф ф и к с л а р булуларын белү.
26.12 48 Морфема һәм морфонемалар 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш .Сүзалды морфемалары(сүзьясагыч,модаль).Сүз арты морфемалары(сүзьясагыч,төрләндергеч).Ныгыту. 29.12 49 Аңлатмалы диктант №3 1 тикшерү Үтелгән материалның тулысынча үзләштерелүе. Орфография һәм тыныш билгеләре кагыйдәләрен дөрес кулланып мөстәкыйль язу күнекмәләре булу 12.01 50 Сүз төзелеше. Сүзнең мәгънәле кисәкләре.Кушымча
лар. 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Сүз төзелеше турында, сүз тамыры һәм аның үзенчәлекләре Кушымчалар һәм аларны төркемләү, кушымчаларның төзелеше һәм вариантлары, кушымчаларның ялгану тәртибе , кушымчаларның кулланылу дәрәҗәсе(продуктив кушымчалар , п р о д у к т и в л ы г ы н ю г а л т к а н кушымчалар), сүз нигезе һәм аның төрләре турында мәгълүмат бирү ,булган белемнәрне ныгыту 15.01 51 Сүз ясалыш ысуллары.Сүз һәм форма ясалышын аеру. Сүз ясалыш структурасы 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Татар әдәби теленең сүз байлыгы турында мәгълүматлы булу. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләрне дөрес язу.
Сүз ясалышы һәм аның тел белемендәге урынын, сүз ясалыш ысуллары (Ф о н е т и к ы с у л ,л е к с и к-с е м а н т и к ысул ,г р а м м а т и к :м о р ф о л о г и к, с и н т а к с и к һәм м о р ф о л о г и к-с и н т а к с и к ысуллар) турында белү Сүз ясалыш структурасы(сүз ясалыш мәгънәсе, сүз ясалыш тибы, сүз ясалыш моделе (калыбы), сүз ясалыш оясы ,сүз ясалыш чылбыры турында белү 16.01 52 Сүз составы ,сүз ясалышы буенча анализ .Контроль тест 1 тикшерү Сүз составы буенча анализ Сүз составы.сүз ясалышыбуенча алган белемнәрне гамәлдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерә алу. 19.01 53 Татар телендә сүзләрне төркемләү принциплары. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте. Мөстәкыйль сүз төркемнәре .Исем Исемнең лексик-грамматик төркемнәре 1 Белемнәрне ныгыту Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Мөстәкыйль, ярдәмлек һәм модаль сүзләрнең татарча әдәби сөйләм оештырудагы ролен аңлау.
Татар телендә сүз төркемнәре ,сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте (исем-сыйфат мөнәсәбәте, сыйфат-рәвеш мөнәсәбәте) турында белү.,Исем турында, исемнең лексик-грамматик төркемнәре турында, исемнең грамматик категорияләре турында мәгълүмат бирү, булган белемнәрне ныгыту.Изофа турында төшенчә 22.01 54- Сыйфат Сыйфатларның лексик-грамматик , лексик-семантик төркемчәләре 1 Белемнәрне ныгыту Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Җөмләдән сыйфатны билгели, сорау куеп, сыйфатланмышы белән әйтеп бирә белү, исемләшкән сыйфатларны таный алу. сыйфатларның лексик-грамматик , лексик-семантик төркемчәләре, сыйфат дәрәҗәләре,сыйфатларның ясалышы тарында белү. 23.01 55 Сан . Сан төркемчәләре 1 Белемнәрне ныгыту Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Санның лексик-семантик һәм морфологик- синтаксик үзенчәлекләре.,сан төркемчәләре, аларның мәгънәләре һәм кулланылышы, санның исемләшүетурында өйрәнү.
Җыю һәм өлеш саннарын җөмләдә урынлы куллана белү. 26.01 56-57- Изложение. “Язгы чәчәкләр”
2 Сөйләм үстерү Бәйләнешле сөйләм үстерү. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңлата белү. 29.01 58 Алмашлык Алмашлыкларның мәгънә буенча төркемчәләре. Рәвеш. Рәвешләрнең мәгънә буенча төркемчәләре. 1 Белемнәрне ныгыту Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Җөмләдән төрле алмашлыкларны(зат,тартым,күрсәтү,билгеләү,сорау,билгесезлек,юклык) аерып күрсәтә белү. 30.01 59-60
61
62 Фигыль. Фигыльнең грамматик категорияләре
Фигыль .Затланышлы фигыльләр
Затланышсыз фигыльләр . Сыйфат фигыль.
2
1
1
Белемнәрне ныгыту
Белемнәрне ныгыту
Белемнәрне ныгыту
Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш
Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш
Фигыльнең төркемчәләрен (хикәя, боерык, хәл, инфинитив,сыйфат,шарт,исем) һәм грамматик
категорияләрен билгеләү ( барлык-юклык,заман,юнәлеш,дәрәҗә,зат-сан).Боерык, хикәя, шарт фигыльләрнең төрләнеше. Хикәя фигыль.Хәзерге заман хикәя фигыль.Хикәя фигыльнең үткән заман формалары, Категорик үткән заман хикәя фигыль. Нәтиҗәле үткән заман хикәя фигыль. Тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль. Күптән үткән заман хикәя фигыль.Кабатлаулы үткән заман хикәя фигыль.Киләчәк заман хикәя фигыльләр.Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.Катгый киләчәк заман хикәя фигыль.Киләчәк-үткән заман хикәя фигыль.Башка фигыль формаларының заман мәгънәсендә кулланылышы Тасвирлама фигыль формалары.Кыек наклонениеләр.Боеру наклонениесе (боерык фигыль).Боерык фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре.Боерык фигыльнең функциональ-семантик кыры.Шарт наклонениесе (шарт фигыль).Шарт фигыльнең кулланылыш үзенчәлекләре.Шарт фигыльнең функциональ-семантик кыры.Теләк наклонениесе.Шартлы теләк наклонениесе. Модаль мәгънә белдерә торган аналитик фигыль формалары.Юнәлеш категориясе.Гомуми төшенчә.Төп юнәлеш. Төшем юнәлеш.Кайтым юнәлеше. Уртаклык юнлеше.Йөкләтү юнәлеше.Дәрәҗә категориясе (аспектуальлек).Югарыда билгеләп үтелгәннәр турында мәгълүматлы булу.
Сыйфат фигыль.Үткән заман сыйфат фигыльләр.Ясалышы һәм төп функцияләре.–ган кушымчалы сыйфат фигыльдә заман белдерү үзенчәлекләре.Үткән заман сыйфат фигыльдә башкаручы затның белдерелүе.Сыйфат фигыльле әйләнмәләр һәм икенчел формалар.Киләчәк заман сыйфат фигыльләр.–ыр/-ер (-ар/-әр) формасы. Ясалышы һәм мәгънәләре..-ыр/-ер кушымчалы сыйфат фигыльнең заман белдерү үзенчәлекләре. –ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыльдә эш башкаручы субъектның белдерелүе.. –р кушымчалы сыйфат фигыльнең исемләшүе һәм исем фигыль мәгънәсендә кулланылуы. –р кушымчалы сыйфат фигыльдән ясалган икенчел формалар. –асы/-әсе, -ыйсы/-исе кушымчалы сыйфат фигыль.–асы кушымчалы сыйфат фигылҗнең исемләшүе һәм исем фигыль мәгънәсендә кулланылуы. –асы формасының мөстәкыйль җөмләнең хәбәре функциясендә кулланылуы. –асы формасы нигезендә ясалган модаль әйләнмәләр. –ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалы сыйфат фигыльХәзерге заман сыйфат фигыльләр. –учы/үче формасы. –учы формасының заман белдерү үзенчәлекләре.–учы формасында эш башкаручы субъектның белдерелүе. –учы формасының исемләшүе һәм исемгә күчүе.–а торган формалы сыйфат фигыль.–а торган формасында заман мәгънәсенең белдерелүе. –а торган формасында эш башкаручы затның белдерелүе. Югарыда билгеләп үтелгәннәр турында мәгълүматлы булу. 2.02
5.02
6.02
63 Затланышсыз фигыльләр Хәл фигыль. Исем фигыль. Инфинитив.
1 Белемнәрне ныгыту Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Хәл фигыль –ып/-еп кушымчалы хәл фигыль. –а/-ә,-ый/-и кушымчалы хәл фигыль. –гач/-гәч, -кач/-кәч кушымчалы хәл фигыль. –ганчы/-гәнче кушымчалы хәл фигыль. Хәл фигыльләрнең башка фигыль формалары белән мөнәсәбәте.Исем фигыль. Исем фигыльләрнең килеш белән төрләнү үзенчәлекләре.Исем фигыльләрнең тартым белән төрләнеше.Инфинитив. Ясалышы, семантикасы, кулланылыш үзенчәлекләре.Фигыльләрнең ясалышы. Морфологик ысул белән фигыль ясалышы.Синтаксик ысул белән фигыль ясалышы. Югарыда билгеләп үтелгәннәр турында мәгълүматлы булу.
.
9.02
64 Бәйләгеч сүз төркемнәре:бәйлек,
теркәгеч. Теркәгечләрнең , бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы 1 Белемнәрне ныгыту Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Кисәкчәләрне дөрес яза белү Хәл фигыль –ып/-еп
Бәйләгеч сүз төркемнәре турында мәгълүмат бирү, булган белемнәрне ныгыту. Бәйлек. Гомуми төшенчә. Бәйлекләрне төркемләү.Бәйлекләрнең мәгънәләре.Бәйлек сүзләр һзм бәйлек ролендә йөрүче ярдәмче исемнәр.Теркәгеч. Гомуми төшенчә.Теркәгечләрне төркемләү. Тезүче теркәгечләр. Ияртүче теркәгечләр. Югарыда билгеләп үтелгәннәр турында мәгълүматлы булу. Кушымчаларның, теркәгечләрнең кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы. Югарыда билгеләп үтелгәннәр турында мәгълүматлы булу
12.02 65-66 Модаль сүз төркемнәре Кисәкчәләр. Кисәкчәләрнең язылышы 2 Белемнәрне ныгыту Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Кисәкчләрне сөйләмдә дөрес куллана белү. Кисәкчәләрне дөрес яза белү 13.02
16.02
67 Мөстәкыйль, ярдәмлек һәм модаль сүзләрнең татарча әдәби сөйләм оештырудагы роле. .Контроль тест 1 тикшерү Мөстәкыйль, ярдәмлек һәм модаль сүзләрнең татарча әдәби сөйләм оештырудагы ролен аңлау 19.02 68 Татар теле морфологиясе. Кабатлау, ныгыту. 1 Белемнәрне ныгыту Презентация яклау Ел буена алган белемнәрне бер системага салып кабатлау 20.02 69-70 Сочинение язу.”Сүз” 2 Сөйләм үстерү План буенча текст эчтәлеген төгәл итеп яза белү
Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү. Иҗади фикерләү сәләтләрен баету. 23.02
26.02 71 Лексикология фәне, аның тармаклары турында мәгълүмат.Сүз,аның мәгънәсе. 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип, телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуын белү. Сүзнең лексик мәгънәсен ачыклау юлларын белү. 27.02 72 Семасиология .Күчерелмә мәгънә төрләре 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Сүзнең мәгънәсен өйрәнә торган тармагы.Номинатив мәгънә,сигнал мәгънә, туры һәм күчерелмә мәгънә.Конкрет, абстракт мәгънә.Күчерелмә мәгънәләрнең төрләре 2.03 73 Омонимнар 1 Белемнәрне ныгыту Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, ләкин мәгънәләре бөтенләй башка булган сүзләрнең омоним (аваздаш сүзләр) дип аталуын, аларның төрләрен белүТөрләре:Саф лексик омонимнар – теләсә нинди фонетик һәм грамматик шартларда аваз составы бер-берсенә охшаш кала торган берәмлекләр. Омофоннар – язылышлары төрле, әмма әйтелешләре бертөрле булган сүзләр.Омографлар – язылышлары бер булып, әйтелешләрендә аерма булган сүзләр. Омоформалар – билгеле бер грамматик формада гына омоним булган сүзләр турында белү, булган белемнәрне ныгыту 5.03 74 Синонимнар 1 Белемнәрне ныгыту Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Уртак мәгънәле, бер-берсеннән мәгънә төсмерләре, язылышлары, стилистик бизәкләре белән генә аерылып торучы сүзләрнең синоним дип аталуын аңлау. Синонимнарның төрләре: -Идеографик синонимнар- Стилистик синонимнар -Эмоциональ-экспрессив синонимнар -Абсолют синонимнар турында белү. Төрле сүз төркеменә караган сүзләрнең үзара синонимлаша алмавын мисаллар ярдәмендә дәлилли алу. 6.03 75 Антонимнар. Тестлар ярдәмендә татар теленнән(А,В,С өлешләре буенча) белем сыйфатларын тикшерү,балларда бәяләү 1 Белемнәрне ныгыту Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Капма-каршы мәгънәле сүзләрнең антоним дип аталуын, сөйләмдә аларның контраст картиналар бирү өчен кулланылуын белү. Грамматик яктан антонимнарның бер сүз төркеменә керүләрен аңлау.Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.
9.03 76 Татар теле семасиологиясе .Йомгак 1 тикшерү Презентация яклау Алган белемнәрен практикада куллана белү 12.03 77 Татар теленең сүзлек составы. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш , күнегүләр эшләү, иҗади эш Татар теленә гарәп, фарсы, рус телләреннән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән сүзләр турында мәгълүматлы булу. Яңа сүзләрнең телдә электән яшәп килә торган сүзләргә кушымчалар ялгау, сүзләрне кушу, я кыскарту юлы белән ясалуларын мисаллар ярдәмендә аңлата алу. Гарәп һәм фарсы теллләреннән кергән сүзләрне татар теленең үз сүзләреннән аеруның уңайлы ысулларын белү. 13.03 78 Тестлар ярдәмендә татар теленнән (С өлеше буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш , күнегүләр эшләү, иҗади эш Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңлата белү.
16.03 79 Кулланылыш даирәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы.
1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш , күнегүләр эшләү, иҗади эш Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, профессиональ сүзләр һәм атамаларны аера белү. Гомумхалык сүзләренең гомум аңлаешлы һәм кулланылышлы сүзләр булуын, диалекталь сүзләрнең билгеле бер территориядә яшәүче халыкның әдәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләре булуын белү. Профессиональ сүзләрнең билгеле бер профессия кешеләре тарафыннан кулланыла торган сүзләр булуын; атамаларның фән, техника һәм башка өлкәгә караган, бер генә мәгьнәгә ия булган сүзләр булуын аңлау. Мисаллар ярдәмендә аңлата белү. 19.03 80 Төрле типтагы сүзлекләр,алардан файдалану. 1 Яңа төшенчәләр бирү Белемнәрне ныгыту Энциклопедик / күпкырлы1. Универсаль2. МахсусII. Филологик1. Тәрҗемәи сүзлекләр2. Бер тел сүзлекләре:1) аңлатмалы сүзлекләр2) алынмалар сүзлеге3) синонимнар сүзлеге4) этимологик сүзлек5) диалектологик сүзлек6) фразеологик сүзлек7) орфографик сүзлек8) терминнар сүзлеге9) ономастик сүзлекләр турында мәгълүматлы булу. 20.03 81 Диалекталь сүзләр. Һөнәрчелек лексикасы. 1 Яңа төшенчәләр бирү Белемнәрне ныгыту Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы төркемнәре: гомумхалык сүзләр, диалекталь сүзләр, профессиональ сүзләр һәм атамаларны аера белү. Гомумхалык сүзләренең гомум аңлаешлы һәм кулланылышлы сүзләр булуын, диалекталь сүзләрнең билгеле бер территориядә яшәүче халыкның әдәби телгә кабул ителмәгән үзенчәлекле сүзләре булуын белү. Профессиональ сүзләрнең билгеле бер профессия кешеләре тарафыннан кулланыла торган сүзләр булуын; атамаларның фән, техника һәм башка өлкәгә караган, бер генә мәгьнәгә ия булган сүзләр булуын аңлау. Мисаллар ярдәмендә аңлата белү. 2.04 82 Кулланылыш активлыгы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы. Актив һәм пассив сүзләр.
1 Яңа төшенчәләр бирү Белемнәрне ныгыту Бер үк телдә сөйләшүче кешеләргә үз,гадәти булып саналган сүзләр –актив сүзләр, сирәк очрый торган яисә кирәклеге кимегән сүзләр-пассив сүзләр дип атала. 3.04 83-84 Изложение. "Әбиемнең куллары" №4
2 Сөйләм үстерү Бәйләнешле сөйләм үстерү. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңлата белү. 6.04
9.04 85 Искергән сүзләр. Яңа сүзләр барлыкка килү. 1 Яңа төшенчәләр бирү Белемнәрне ныгыту Телнең сүзлек составының үзгәреп торуын аңлау. Тарихи сүзләрнең кулланылыштан төшеп калган предмет, күренешләрнең исемнәре булуы, ә хәзерге көндә дә булган предмет, күренешләрнең искергән атамалары архаизм булуын аңлата алу. Искергән сүзләрне тарихи сүзләр һәм архаизмнарга бүлә белү. Телдә барлыкка килә торган яңа сүзләрнең неологизмнар булуын белү.Кулланырга өйрәнү. 12.04 86 Хәзерге татар әдәби теле сүзлек хәзинәсенең экспрессив –стилистик катламнары. Стильара лексика. Көнкүреш сүзләре. Китапча сүзләр. 1 Яңа төшенчәләр бирү Хәзерге татар әдәби теленең төп үзенчәлекләрен, сүзлек составы киңәя баруын аңлау.Экспрессив ,битараф сүзләр.Гадәти аралашуда кулланылган көнкүреш сүзләре.
13.04 87 Тестлар ярдәмендә татар теленнән (А,В өлешләре буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. 1 Контроль дәрес. БРИның А һәм В тибындагы биремнәр эшләү. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.
16.04 88 Тестлар ярдәмендә татар теленнән(С өлеше буенча) белем сыйфатларын тикшерү,балларда бәяләү 1 Контроль дәрес. БРИның С тибындагы биремнәрен эшләү. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңлата белү.
19.04 89 Тестлар ярдәмендә татар теленнән (Сөлешләре буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. 1 Контроль дәрес. БРИның С тибындагы биремнәр эшләү. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңлата белү.
20.04 90 Тестлар ярдәмендә татар теленнән (Сөлешләре буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. 1 Контроль дәрес. БРИның С тибындагы биремнәр эшләү. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңлата белү.
23.04 91 Фразеологик әйтелмәләр,аларның лексик мәгънәсе. Фразеолоизмнарны төркемләү 1 Контроль дәрес. Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип, телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуын белү. Сүзнең лексик мәгънәсен ачыклау юлларын белү. 26.04 92 Фразеоологик әйтелмәләрнең төрле стильләрдә кулланылышы һәм сөйләмдәге вазифалары. 1 Контроль дәрес. Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш, күнегүләр эшләү, иҗади эш Билгеле бер телдәге сүзләр һәм әйтелмәләр җыелмасының шул телнең лексикасы дип, телнең лексикасын өйрәнүче фәннең лексикология дип аталуын белү. Сүзнең лексик мәгънәсен ачыклау юлларын белү. 27.04 93 Этимология Ономастика Лексикография 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш, күнегүләр эшләү, иҗади эш Этимология-сүзнең иң борынгы мәгнәләрен һәм формаларын,сүзнең килеп чыгышын өйрәнүче бүлек.Ономастика-ялгызлык исемнәрен өйрәнүче бүлек.Лексикография-сүзлекләр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнүче бүлек. 30.04 94 Тестлар ярдәмендә татар теленнән (А,В өлешләре буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. 1 Контроль дәрес БРИның А,Б тибындагы биремнәрен эшләү.Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.
1.05 95 Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре. Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар. 1 Яңа төшенчәләр бирү Укытучы сөйләме, төркемнәрдә эш,конспект язу, күнегүләр эшләү, иҗади эш Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар турында мәгълүматлы булу. Кушымча, теркәгеч, кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең дөрес язылыш нормаларын 4.05 96 Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар 1 Контроль дәрес. Җөмләдә сүзләрнең төрле грамматик чаралар ярдәмендә ( килеш кушымчалары, бәйлек яки бәйлек сүз, теркәгеч һәм санау интонациясе, сүзләрнең урнашу тәртибе, ия белән хәбәрнең бер үк зат-санда килүе турыда белем һәм күнекмәләр бирү. 7.05 97 Составында тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүз, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади һәм кушма җөмләләр, аларда тыныш билгеләр. 1 Белемнәрне ныгыту Күнегүләр эшләү Җөмләнең аерымланган кисәкләре, аныклагыч, тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзләр, кереш һәм эндәш сүзләр, өстәлмәләр турында мәгълүматлы булу, алар янында тыныш билгеләре.Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту. 8.05 98 Составында аерымланган кисәге, аныклагычы булган гади һәм кушма җөмләләр, аларда тыныш билгеләр 1 Белемнәрне ныгыту Күнегүләр эшләү Алган белемнәрне күнегүләр өстендә ныгыту
Җөмләнең аерымланган кисәкләре, аныклагыч, тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүзләр, кереш һәм эндәш сүзләр, өстәлмәләр турында мәгълүматлы булу, алар янында тыныш билгеләре.. 11.05 99 Функциональ стильләр һәм аларның үзенчәлекләре . Эш кәгазьләре язу.
Ышанычнамә , акт, бәяләмә язу. 1 Яңа төшенчәләр бирү,
белемнәрне ныгыту Бәйләнешле сөйләм үстерү.
Күчермә ысул: укытучы сөйләме.
Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү. .14.05 100 Эш кәгазьләре язу.
Васыятьнамә язу.
Беркетмә язу.
Резюме язу. 1 Яңа төшенчәләр бирү,
белемнәрне ныгыту Күчермә ысул: укытучы сөйләме. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү.Эш кәгазьләрен дөрес тутыра белү 15.05 101 Эш кәгазьләре язу .
Белешмә,тезис язу, бергәләп тикшерү, редакцияләү. 1 Яңа төшенчәләр бирү,
белемнәрне ныгыту Күнегүләр эшләү Шәхси биремнәр
.Эш кәгазьләрен дөрес тутыра белү 18.05 102- Эш кәгазьләре язу, бергәләп тикшерү, редакцияләү. 1 Яңа төшенчәләр бирү,
белемнәрне ныгыту Күчермә ысул: укытучы сөйләме. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү. 21.05 103 Контроль изложение. №4 1 Бәйләнешле сөйләм үстерү. План буенча эзлекле рәвештә текст язу Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңлата белү. 22.05 104 Язма эшләрдәге типик хаталар өстендә эш. 1 Белемнәрне ныгыту Хаталар өстендә эш дәфтәрләре белән эшләү Ясалган хаталарны төзәтү 25.05 105 Йомгаклау. 1 Белемнәрне ныгыту Тестлар эшләү Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.
28.05




Приложенные файлы


Добавить комментарий