Открытый урок на тему Кышкы уеннар 4 сыйныф


4 сыйныф әдәби укуТема: Кышкы уеннар.
Максат: Кыш темасына караган лексиканы искә төшерү;
«Кышкы уен» тексты өстендә эшләү, кышкы уеннар турында сөйли белү күнекмәләрен
булдыру;
укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм, бәйләнешле сөйләм
күнекмәләрен үстерү;
сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, мультимедийный проектор, экран, презентация, «Татар теле һәм уку китабы» дәреслеге, автор Р.З.Хәйдарова, рефлекция өчен карточкаларХод урока:
Этап урока Цель Деятельность учителя и ученика УУД
I. Оештыру өлеше. ( уңай психологик халәт тудыру).
Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.
Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру. - Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез.
- Кәефләрегез ничек?
- Рәхмәт, яхшы. Ә сезнең хәлләрегез ничек?
- Рәхмәт, укучылар, яхшы утырыгыз.
Хәерле көн, дуслар сезгә!
Хәерле көн һәммәгезгә.
Белем үрен яулаганда
Уңыш булсын безгә.
Гел «5» леләр алып торыйк
Өлкәннәрне сөендерик.
Шушы изге теләк белән
Хәзер дәрескә керик.
Укытучы: укучылар, бүген дәрестә кем кизү?
Укучы: бүген сыйныфта мин кизү. Сыйныфта барыбызда. Бүген чәршәмбе 12 нче декабрь.
Укытучы: укучылар, бүген һава торышы нинди?
Укучы: бүген, 12 нче декабрь, көн болытлы, кар ява, салкынча. Температура -5 -8 градус салкын. Личностные УУД:
-внутреняя позиция школьника;
- учебно-познавательный интерес к новому учебному материалу;
-ориентация на понимание причин успеха в учебной деятельности;
-самоанализ и самоконтроль результата;
-способность к самооценке на основе критериев успешности учебной деятельности.
II. Актуальләштерү. Үткән дәресләрдә алган белемнзрне искә төшерү, кабатлау. Укытучы: рәхмәт. Хәзер елның кайсы фасылы?
Укучы: кыш
Укытучы: Әйе, кыш укучылар.
Килеп җитте кыш та
Ай – яй салкын тышта.
Торса торыр өч ай,
Аның гомере кыска.
Укытучы: укучылар, мин сезгә сүзләр әйтәм. Ә сез уйлап карагыз әле, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән?
Сүзләр: Кышын, тимераякта шуам, кар бабай, борыны кишердән, кар бәрешү, чаңгы шуам, чана шуам, буран, кар.
Укучылар: кыш, кышкы уеннар турында.
Укытучы: әйе, укучылыр, без бүген сезнең белән кыш, кышкы уеннар турында сөйләшербез. Ә дәресебездә без нәрсәләр эшләрбез соң, максатыбыз нинди булыр?
Укучылар: Кыш турында өйрәнгән сүзләрне искә төшерербез, «Кышкы уен» текстын укырбыз, кышкы уеннар турында сөйләшербез.
Укытучы: Ә сез укучылар, нинди кыш билгеләрен беләсез? Санап китик әле.
Укучылар: Кар ява, салкын, көннәр кыска, төннәр озын, буран, бозлавык, салкын җил исә.
Укытучы: укучылар, әйдәгез әле, үткән дәресләрдә алган белемнәребезне искә төшерик.
1. [КЪ] авазы кергән сүзләрне табып укырга:
Кар, кыш, салкын, туңа, боз, кыскара, көчле җил, шугалак, шуам.
2. Прослушайте и скажите, что изменено во втором предложении каждой пары:
а) Менә салкын кыш җитте.
Менә салкын, буранлы кыш җитте.
Б) Бездә кыш салкын була.
Бездә кыш озын һәм салкын була.
В) Балалар хоккей уйныйлар, чана, чаңгы шуалар.
Балалар хоккей уйнамыйлар, чана, чаңгы шуалар.
3. Прослушайте и закончите предложения:
- Мин кышны ………(яратам)
- Кыш көне мин урамда ….(уйныйм).
- Мин чана ……(шуам). III. Өй эшен тикшерүУкытучы өчен максат:
Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү.
Укучы өчен:
Хикәяне эчтәлеген дөрес төзи, сөйли белү.
Укытучы: рәхмәт укучылар, әйдәгез, хәзер өй эшләрен тикшерәбез. Сез кыш көне нинди уеннар уйнарга яратасыз? Сезгә шул турыда сөйләргә өйрәнергә иде, әйдәгез тыңлыйк әле.
Укучы: Мин кышын чана, чаңгы шуарга яратам. Без дусларым белән таудан чана, чаңгы шуабыз. Бергә шуу бик күңелле.
Укучы: Мин кыш көне чаңгы шуарга яратам. Без гаилә белән урманга чаңгы шуарга йөрибез. Кышкы урманда бик рәхәт.
Укучы: Мин кыш көне дусларым белән хоккей уйнарга яратам. Минем тимераягым, кәшәкәм бар. Миңа хоккейчы Данис Зарипов ошый. Куркаклар хоккей уйнамый.
Укучы: Мин шугалакта тимераякта шуарга яратам. Дусларым белән боз сараена йөрим.
Укучы: Мин дә тимераякта шуарга яратам. Телевизордан фигуралы шууны карыйм. Миңа Евгений Плющенко ошый.
Укучы: Ә мин «Тау патшасы» уенын яратам. Башта без кар атышып уйныйбыз. Аннан соң тау башына кем беренче менә шул җиңүче. Ә кар җепшек булган көннәрдә без дусларым белән кар бабай ясап уйныйбыз.
Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Сез кыш көне бик күп уеннар уйныйсыз икән. Әйдәгез әле, тагын бер кат санап китик. Кыш көне нинди уеннар уйнарга була?
Укучылар:
- чана шуарга- чаңгы шуарга- тимераякта шуарга- хоккей уйнарга- «Тау патшасы» уенын уйнарга була. Личностные УУД:
-внутренняя позиция школьника;
- учебно-познавательный интерес к новому учебному материалу;
-ориентация на понимание причин успеха в учебной деятельности;
-самоанализ и самоконтроль результата;
-способность к самооценке на основе критериев успешности учебной деятельности.
IV. Яңа тема аңлату Өйрәнәсе текстның исемен кроссвордны чишеп табу;текст өстендә эшләү Укытучы: Ә хәзер укучылар бирелгән кроссвордны чишик әле. Һәм без бүген өйрәнәсе хикәябезнең исемен дә белербез.
КРОССВОРД
1.Кыш көне кар ….(ява)
2. Кыш көне төннәр нинди?.......(озын)
3. Хәзер кайсы ел фасылы?....(кыш)
4. Кыш көне көннәр ….(салкын)
5. Аның белән шуалар……( чаңгы).
6. Без кайда уйныйбыз?....(урамда)
7. Аның белән шугалакта шуалар….(тимераяк)
8. Ул кыш көне генә була?....(буран)
Укытучы: укучылар, димәк безнең нинди сүз килеп чыкты икән? Укучылар: Кышкы уен- зимние забавы.
Укытучы: Әйе, безнең бүгенге темабызның исеме Кышкы уен дип атала.
Дәреслек белән эш.
Укытучы: укучылар, текст белән эшли башлаганчы яңа сүзләр өйрәник әле.
1.Сүзлек өстендә эш.
- күмер – уголь
- кар бабай – снеговик
- борын ясыйк – слепим нос
- бергә уйнау – играть вместе
- зурая бара – становится больше
- шар ясыйлар – лепят шар
- ап – ак – белоснежный
2. Сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.
3. Текстны уку.
- үзем үрнәк укыйм- укучылар укый. Текстны укыганда яңа сүзләрне табу, тәрҗемә итү.
- Яңа сүзләр кергән җөмләләрне уку, тәрҗемә итү. Коммуникативные УУД:
-формирую умения объяснять свой выбор, строить фразы, отвечать на поставленный вопрос, аргументировать; умение работать в парах, учитывая позицию собеседника; организовать и осуществить сотрудничество с учителем и сверстниками.
V. Ныгыту. Материалны аңлау дәрәҗәләрен тикшерү. 1. Текст буенча сорауларга җавап бирү:
- Олег кая чыкты?
- Урамда нәрсә ява?
- балалар нәрсә ясадылар?
- кар бабайның борын нәрсәдән ясадылар?
- кар бабайның күзенә нәрсә куйдылар?
- кар бабайның борыны нинди?
- балаларга бергә уйнау күңеллеме?
- малайлар дусмы?
- ә сезнең дусларыгыз бармы?
Укытучы: Әйе, укучылар, бергә уйнау нинди күңелле һәм рәхәт. Сез дә хикәядәге балалар кебек дус һәм тату булыгыз. Беркавакытта да бер – берегезне кыерсытмагыз. «Дуслыкта – көч» дигән мәкаль бар безнең татар халкында. Ә сез рус телендә дуслык турында нинди мәкальләр беләсез?
Укытучы:
- Укучылар, сезнең кар бабай ясаганыгыз бармы?
- Кар бабайны ничек ясыйлар соң?
Искә төшерик әле, алдагы сыйныфта без сезнең белән нинди шигырь өйрәнгән идек?
Укучы: Тәгәрәтеп карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Күзләре кара күмер,
Дидек, син, урам себер.
Зур себерке тоттырдык,
Көлешеп карап тордык.
Укытучы: рәхмәт, укучылар. Укучылар, әйтегез әле, малайлар кар бабайны ничек ясадылар?
2. Бирелгән текстта төшеп калган сүзләрне куеп укыйк әле.
- Урамда ап – ак кар …..(ява)
- Малайлар кардан ……..(Кар бабай) ясыйлар.
Кар бабайның күзенә ….(күмер), ә борынына…….(кишер) куялар.
3. Пригласи друга:
- покататься на санках;
- покататься на лыжах;
- покататься на коньках;
- играть в снежки;
- лепить снеговика.
Укытучы: рәхмәт, укучылар. Кыш көне нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була? Безнең Чистай шәһәрендә нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була?
Укучы: чаңгыда шуарга, тимераякта шуарга, кар бабай ясап уйнарга, чанада шуарга була.
Безнең шәһәребездә боз сарае, чаңгы шуу базасы бар. Каникулларда без сыйныфташлар белән тимераякта шуарга йөрибез. Познавательные УУД:
-поиск и выделение необходимой информации;
- способность и умение учащихся производить простые логические действия
(анализ, сравнение)
VI. ЙомгаклауАлган белемнәрне кабатлау, ныгыту, рефлекция. Укытучы: укучылар, без бүген сезнең белән нәрсәләр белдек?
- Нинди яңа сүзләр өйрәндек?
- Кыш көне нинди уеннар уйнарга була?
- Нинди спорт төрләре белән шөгыльләнергә була?
- Ни өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк?
Укытучы: әйе, укучылар. Безнең шәһәребездә дә спорт белән шөгыльләнү өчен урыннар җитәрлек. Спорт белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү сәламәтлеккә бик файдалы. Личностные УУД:
-внутренняя позиция школьника;
- учебно-познавательный интерес к новому учебному материалу;
-ориентация на понимание причин успеха в учебной деятельности;
-самоанализ и самоконтроль результата;
-способность к самооценке на основе критериев успешности учебной деятельности.
VII. Өй эше. 95бит, 6 күнегү. Малайлар кар бабайны ничек ясыйлар? Рәсем буенча сөйләргә өйрәнергә.

Приложенные файлы


Добавить комментарий