Фатих ?мирханны? Х?ят повестенд? табигать тасвирлары


Фатих Әмирхан исемендәге VI республика мәктәп укучылары
фәнни-гамәли конференциясе
Секция: Ф.Әмирханның иҗади мирасы
Тема: “Ф.Әмирханның “Хәят” повестенда табигать тасвирлары”
Мухаметдинов Шамил Анил улы
9 нчы сыйныф
Яр Чаллы шәһәренең аерым фәннәрне
тирәнтен өйрәнелә торган 35 нче урта
белем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче: татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Г.М.Кашапова

Эчтәлек
Кереш................................................................................................................3
§ 1 Пейзаж. Аның вакыйгалар һәм геройларның хис – кичерешләрен ачуда кулланылышы ...................................................................................................4
1.1 Фатих Әмирхан иҗатында милләт язмышы – хатын-кыз язмышы.........................................................................................................................5
1.3 Матур әдәбиятта пейзаж...........................................................................5
1.4 «Хәят» повестенда табигать тасвирлары............................................5-8
Йомгак.........................................................................................................9-10
Библиография................................................................................................10
Кереш
Безнең фәнни-гамәли тикшеренү эшебезнең темасы – “Ф.Әмирханның “Хәят” повестенда табигать тасвирлары”. Язучының эстетик фикерләвендә психологик процессны көчәйтеп җибәрүче көч – пейзаж. Шуның белән безнең бу тикшеренү эшебезнең темасы актуаль дип саныйбыз.
Максатыбыз – матур әдәбиятта табигать күренешләрен өйрәнеп, аның Хәят образын ачуда тоткан урынын ачыклау.
Куелган максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
1. Ф.Әмирханның тормышын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү;
2. Автор турындагы истәлекләр белән танышу;
3. Авторның нинди максаттан табигать күренешләрен куллануын ачыклау;
Фәнни эшебезең объекты итеп “Ф.Әмирханның “Хәят” повестен алдык. Предметы исә – Ф.Әмирханның “Хәят” повестенда пейзаж.
Әлеге фәнни-гамәли тикшеренү эшен эшләгәндә, эшебезнең теоретик нигезе итеп, Ф.Әмирханның “Хәят” повесте, “Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге”, Д.Ф.Заһидуллина “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы”, Ф.Әмирхан “Сайланма әсәрләр”, “Татар халык иҗаты “Тарихи һәм лирик җырлар”, Д.Ф.Заһидуллина ”Әдәби әсәргә анализ ясау” китапларына таяндык.
Хезмәтнең структурасына килгәндә, ул керештән, 1 бүлектән, йомгак, библиографиядән тора. Кереш өлешендә хезмәтнең максат-бурычлары, темасы, объекты-предметы билгеләнә, актуальлеге ачыклана.
1 нче бүлек Пейзаж. Аның вакыйгалар һәм геройларның хис-кичерешләрен ачуда кулланылышы дип атала. Бу бүлек 3 бүлекчәдән тора.
1 нче бүлекчә Фатих Әмирхан иҗатында милләт язмышы – хатын-кыз язмышы.
2 нче бүлекчә Матур әдәбиятта пейзаж.
3 нче бүлекчә «Хәят» повестенда табигать тасвирлары дип атала.
Йомгакта фәнни-гамәли тикшеренү эше буенча гомуми нәтиҗәләр ясала.
Библиография өлешендә фәнни хезмәтне язу барышында кулланылган матур һәм фәнни-теоретик әдәбият исемлеге китерелә.

Фатих Әмирхан иҗатында милләт язмышы– хатын-кыз язмышы
Милләт язмышы – әдәбиятта күптән чагылыш тапкан тема. Милләт язмышы хатын-кыз язмышы белән бәйле. Татар әдәбиятында милли проблемалар белән сугарылган әсәрләр күп. Бигрәк тә, XX йөз башы ил тарихында тирән тетрәнүләр, ачы югалтулар, милли үзаңның көчәюе белән сыйфатлана. Г. Тукай, Г. Исхакый, Ш. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Н. Думави, С. Рәмиев кебек язучылар, шагыйрьләр үз иҗатларында бу проблемаларны күтәрделәр.
Татар әдәбиятының каләм ияләре арасында Фатих Әмирхан лаеклы урын тота. Ул талантлы прозаик һәм драматург, үткен телле сатирик һәм юмор остасы, әдәби тәнкыйтьче һәм ялкынлы публицист булып таныла. Ф.Әмирхан, шәкерт чагында ук, үзен милләткә, халыкка хезмәт итү эшенә багышларга карар итә. Аның иҗатында хатын-кыз язмышы темасы зур урын тота.
Әлбәттә, Ф.Әмирхан иҗаты белгечләр тарафыннын төрле яклап өйрәнелгән. Хезмәтләр күп булса да, иҗаты үзенә тарта, уйландыра. Әдип иҗатын һәркем үзенчә күз алдына китерә, үзенчә аңлый һәм бәя бирә. Ф.Әмирхан әсәрләрендә күтәрелгән темалар, фикерләр хәзерге заман кешесе өчен дә кызыклы, образлары хәзерге көн укучысы өчен дә якын.
Дине, теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре бер булган кешеләрдән барлыкка килгән җәмгыять (халык) – милләт. Милләт өчен аеруча әһәмиятле булган мәсьәләләр – үз динен һәм мәдәниятен саклау. Бу мәсьәләләргә җитәрлек игътибар бирелмәсә, халык югалыр. Автор “Хәят” повестенда халык, милләт язмышы турында уйланганда, хатын-кыз мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә. Татар халкының милли язмышын хатын-кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, ул бу мәсьәләне татар әдәбиятының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп күтәрә.
Ф.Әмирханның “Хәят” повестен укып чыкканнан соң, вакыйгалар кайда һәм кайчан баруына, табигать күренешләренә игътибар иттем. Хәятның рухи дөньясын ачуда, әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә ни дәрәҗәдә кагылышлы икәнлеген тикшердем, нәтиҗә ясадым.
Матур әдәбиятта пейзаж
Пейзаж – (француз сүзе, “урын, ил” мәгънәсендә) тышкы дөньядагы теләсә нинди ябык пространствоны, табигать картиналарын, вакыйга бара торган тирәлекне тасвирлау. Ел фасылларының яки билгеле бер урынның сыйфатларын белдерүче пейзаж милли үзенчәлеккә ия дип санала .
Матур әдәбиятта пейзаж вакыйгалар һәм анда катнашучы геройларның хис-кичерешләрен ачуда кулланыла. Табигать күренешләре һәр милли әдәбиятка хас дөнья картинасы тудыруда катнаша. Һәр язучы иҗатында пейзажның вазифасы, әсәр структурасына ул сала торган мәгънә төрле. Табигать дөньясы – бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы ул. Пейзаж үзенең күп төрле буяулары төсләре, хозурлыгы һәм гүзәллеге белән әйтеләчәк хис-фикергә нәфислек бизәкләре өсти. Табигать күренешләренең әсәрдәге персонажлар белән кушылып бирелүе прозада лирик стильнең чикләрен тагы да киңәйтә. Кайсы гына каләм иясе яз турында язмаган?! Ник дигәндә, елның бу фасылы кеше күңелен аеруча нечкәртеп, канатландырып җибәрә. Яз –табигатьтәге яңарыш, үле салкынлыктан котылу, җылы көтү вакыты.
«Хәят» повестенда матур үрнәкләр
«Хәят» повестенда моның матур үрнәкләре бар. Телнең мөмкинлекләреннән оста файдаланып, ул кешеләрне, чынбарлыктагы күренешләрне һәм предметларны эстетик максатларга туры китереп сурәтли.
Әсәр “...майның бер якшәмбесе, көндезге өчләр иде. Бер сәгать кенә моннан әүвәл явып киткән җиңел яңгыр шәһәр урамнарының тузанын баскан, һәм һавадагы кызулыкны җиңелчә язгы җылылык белән алмаштырып, көнне ямьлелекнең чигенә ирештергән иде... ” дип башланып китә. Бу юлларда уңай янәшәлекне күрәбез. Тышкы дөнья күренеше белән Хәятның эчке дөньясы психологик бердәмлектә. Автор сурәте аша язны тоябыз, Хәятны күз алдына китерәбез. Җиңел яңгырны тоябыз. Май – иң матур айларның берсе. Табигать яшәрә, яңа тормыш башлана. Күзләр нәни генә яшел яфракка да, беренче чәчәкләргә дә сокланып, яратып карый. Май аенда табигатьтәге һәр үзгәреш кеше күңелен җилкетә, татлы уйларга этәрә. Моның белән автор Хәятның рухи халәтен, гүзәллеген, әхлакый пакьлеген, хис-фикерен сурәтли. Тормышының гөрләп чәчәк аткан чоры икәнен искәртә. Чәчәкле май һәм Хәят! Ничек охшаш алар! Бар нәрсәне җиңүче яшьлек, өмет символы булып яз күзаллана.
“Кыр, яңа баш күтәргән очсыз-кырыйсыз чәчәкләргә батып, ерак түгел генә агып тора торган Идел елгасы күтәргән саф вә бераз юешрәк һавага берсеннән хушрак йөз төрле ис чыгарып тора иде...”
Чәчәк символының татар әдәбиятында нинди генә мәгънәләре юк! Ф.Әмирхан бу сүзгә зур мәгънә йөкли. Чәчәкләрне ул яңа тормыш символы, бәхетле һәм азат киләчәк билгесе итеп ала. Бу өзектә чәчәк, елга, кошчыклар, күбәләкләр традицион образлар булып торалар. Идел дулкыннар хәрәкәтен генә түгел, Хәятның күңел дулкыннары хәрәкәтен, әлегә кадәр кичермәгән ниндидер бер татлы хис бөреләнүен күрсәтә. Ә бу хисне чәчәкләр, кошлар тавышы, күбәләкләр, чәчәкләр озата бара.
“... дүрт ягыннан каплап алган куе ботаклы, зурлыкланып, башларын югары күтәреп тора торган агачлар, бу бинаны үзләренең челтәрле күләгәләре белән кояшны башка каба торган эссесеннән саклап, җиңел вә рәхәт салкынлык ...ясыйлар иде... чәчәкләр тезелгән юллары йөрүчеләрне үзләренә чакырып торалар, түре Идел елгасының нәкъ кырыена, биек бер ярга чыга иде...”
Автор матурлык белән хозурлык янәшәсенә Иделнең биек ярын китереп куя. “... нәкъ кырыена, биек бер ярга чыга...” күренеше аша Хәятның тормыш юлын сайлау алдына баскан хәлиткеч вакытын, элек табигый , гадәти булган хис-тойгыларының дөреслеге шик астына куелуын күрсәтә. Михаилга карата матур хисләр бөреләнү белән беррәттән биек яр искәртелә. Минемчә, Идел яры монда Хәятның хисләренә чик булып та бирелгән.
“...чит-читкә утыртылган резедалар көчле исләре белән юл өстендәге бөтен һаваны аңкыталар; яфраклар арасына яшеренгән кошчыклар адәмнәр аңламый торган җырларын көйлиләр дә бөтен бу юл, бу кызыл тамчылы нур һәм бу резедаларның тормышларына бер серлелек бирәләр иде...” Күренеш үзенең нәфислеге, эчке хисләргә бай булуы белән аерылып тора. Чәчәк символының татар әдәбиятында нинди генә мәгънәләре юк! Ф.Әмирхан бу сүзгә зур мәгънә йөкли (резеда – изге күңеллелек). Чәчәк – Хәятка бәя бирә: хикәяләүче кызны матур чәчәккә охшата. Чәчәк – яшьлек, матурлык, мәхәббәт символы Көчле исле чәчәкләр, җырчы кошлар сайравы, кызыл тамчылы нур – һәммәсе Хәятның яшәеше, табигатьтәге матурлык белән гармониядә торуын күрсәтә.
Ф.Әмирхан сандугач сайравы аша Хәятның матурлыгын тасвирлый, сандугач та язучы белән аваздаш, ул да кызның матурлыгын мактап җырлый: “...күрше бакчада бөтен һаваны яңгыратып сандугач сайрый иде. Таңның нурлылыгы, сөеклесе гөл чәчәгенең матурлыгы сандугачны шулкадәр җанландырган иде ки, ул үзе белгән көйләрнең иң матурларын сайрый, вә шул кечкенә гәүдәсенең әллә кай җирләреннән меңәр төрле ноталар чыгара һәм вакыт-вакыт үз-үзен һәм гөл чәчәгеннән башка, үзен чолгаган бөтен дөньяны оныткан шикелле...” Сандугач искиткеч күп җырлар тукымасына кергән традицион образ – моңлы тавышлы бер кош та, бәхет, мәхәббәт, сафлык, моңаю, сөйгән яр символы да. Бу очракта Хәятның эмоциональ халәте һәм табигать күренеше тәңгәл килә. Ә Михаил Хәятны кояшта шиңгән чәчәк белән чагыштыра. Шиңгән чәчәк – XX йөз башы татар әдәбиятындагы тотрыклы символ.
“...Тыштагы буран вә аның тәрәзәгә бәрелүе һәм җилнең выжылдавы йорт эчендәге бу тынлыкны боза иде... ачы тавыш белән сызгыра, бик калын тавыш белән үкерә, әле ыжгырынып, бүре улаган тавышлар чыгара, әле җен алмаштырган бала шикелле елый да тагы үкерә, тагы сызгыра, тагы ыжгыра башлый иде...” Буранның көчле улавы Хәяттагы каршылыклы уйларны, карашларының шик астына куелганын күрсәтә. Сагыш мотивы көчәя. Хәят юл сайлый. Хәят һәм дөньяның каршылыгы төнлә ачык күренә. Бер яктан, бәхеткә өметләнә, икенче яктан, кызны күңелсез уйлар куркыта. “Төн килде. Бөтен табигать, бөтен җир йөзе, бөтен яшь йөрәкләр шикелле, Хәят та язгы төннәрне сөя иде. Язның салкынчарак, хуш исле төннәре, бигрәк тә ул төннәрнең шундый хуш исле булучылыгы Хәятнең йөрәгендә үзенә билгесез бер тойгы уята иде. Хәят язгы төннәрдә бу тойгы белән исерә дә, үз-үзен онытып, томанлы рәхәтлек эченә батып кала иде. Бүгенге төн Хәяткә, үзенең салкынчарак кына аязлыгы, язлы хуш исе эченә төрендереп, катгый бер карар да китерде.”
Автор табигать күренешләре аша милли традицияләр һәм гореф-гадәтләрне дә чагылдыра. Әсәрдә татар хатын-кызы бәхете мәсьәләсе үзәккә куелган. Мәсьәләне мөмкин кадәр конкрет һәм ышандырырлык итеп чагылдыру өчен, автор үз героинясы Хәятны шул вакыттагы татар һәм рус мохитендә күрсәтә. Әдип, татар халкының милли язмышын хатын-кыз язмышы белән аерылгысыз бәйләнештә карап, бу мәсьәләне татар әдәбиятының иң мөһим мәсьәләләреннән берсе итеп күтәргән. 
Йомгаклау
Йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килдем: Ф.Әмирхан “Хәят” әсәрендә табигать белән кеше гармониясен бик тыгыз бирә, алар бербөтен итеп карала, үзара синтезлаша. Хәятның рухи хәлен, каршылыклы уйларын табигатьнең бер кисәге, аерым бер күренеше тудыра. Бу – кеше образын эчке яктан ачып күрсәтүдә авторның осталыгы. Әйе, “Хәят” әсәреннән табигатьне алып ташласак, сурәтләүнең бернинди мәгънәсе дә калмас, әсәр таралыр, эстетик ләззәтен югалтыр иде.Табигать күренешләрен осталык белән күрсәтә: һәр күренеш геройга күчерелә.
Тагын шуңа игътибар иттек: табигать әхлак кануннарын ачыклау һәм татар тормышын чагылдыру ягыннан да зур урын алып тора. Ф.Әмирхан кеше күңеленең киеренке мизгелләрен кичереш дулкыннарына салып сурәтләве белән аерылып тора. Тойгылар дулкынын табигать күренешләре тагын да көчәйтеп җибәрә.
Табигать дөньясы – бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы ул. Табигать һәм Кеше янәшә атлый. Автор ике күренешнең уртак яки үзгә булган якларын чагыштыра, тиңли, охшата. Гадәт буларак, башта табигатьтән алынган күренеш-картина тасвирланса, алдагы юлларда геройның рухи халәте, хис-фикерләре сурәтләнә. Без “Хәят” әсәрендә уңай янәшәлекнең өстенлек алуын күрдек. Автор тышкы дөнья күренешләре белән Хәятның эчке дөньясын психологик бердәмлектә күрсәтә.
Дини лексикадан кергән сүзләр, традицион сурәтләү чаралары, милли-образ сурәтләр – һәммәсе Хәятны безнең күз алдына китереп бастыра.
Димәк, Хәят образы татар әдәбиятында игътибар үзәгендә булып килә. Фатих Әмирхан татар халкының язмышы өчен, киләчәк буын өчен борчылган, аны кайгырткан. Ул күтәргән проблемалар бүген дә актуаль.
Кулланылган әдәбият
1.“Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге”
2. Д.Ф.Заһидуллина “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы”
3. Д.Ф.Заһидуллина ”Әдәби әсәргә анализ ясау”
4.“Татар халык иҗаты “Тарихи һәм лирик җырлар”
5.Ф.Әмирхан “Хәят” повесте
6.Ф.Әмирхан “Сайланма әсәрләр”

Приложенные файлы


Добавить комментарий