Табигать -ти?сез х?зин?


Проект : “ Табигать тиңсез хәзинә ”
(Мәктәпкә әзерлек төркеме.Балаларга экологик тәрбия бирү)
Гөлнар Тохбатова,
Казан шәһәренең 321 нче балалар бакчасы тәрбиячесе
Проектның актуальлеге
Табигатьнең матурлыгына гына хозурлану аз. Аның энҗе-мәрҗәннәргә тиң байлыкларын, зәңгәр күк йөзен, туган җиребезне саклый белергә кирәк.
Әйе, чынлап та тирә-ягыбыз, туган-җир — яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?! Уйлап карасаң, туган табигатебез, баласын баккан анадай, үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә бит. Шуңа күрә дә кайбер язучылар җирне, табигатьне Ана белән тиңлиләр: Җир-Ана, Табигать-Ана. Ә кешеләр — аларның балалары. Халкыбызда элек-электән туган җир, туган туфрак, газиз ана төшенчәләре янәшә куелган, җиргә, аның байлыкларына сак караш тәрбияләнгән. Балалар сәламәт булса гына, балалар акыллы булса гына ана күңеле тыныч була. Әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, мәдәниятына һәм әхлагына, шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия, шуңа күрә балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк үзебез яшәгән як табигатен белергә, аның байлыкларыннан дөрес файдаланырга һәм сакларга өйрәтү бик тә мөһим.Әлеге проек балаларда әйләнә-тирә табигатебезгә карата сакчыл караш, кошларга , хайваннарга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләүне , туган ягыбыз табигатенең матурлыгын тоя белергә өйрәтүне күздә тотып эшләнде.
Проектның максаты: Табигать тиңсез хәзинә, аны саклау һәр кешенең бурычы икәнен аңлату.
Бурычлар:
Балаларда туган якның тарихына, табигатенә, байлыгына карата кызыксыну уяту.
Балаларда кыргый һәм йорт хайваннарына карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Балаларны суның узенчәлекле яклары белән таныштыру.
Балаларда экологик культура, әйләнә-тирәлеккә мәхәббәт, табигатьне саклау хисе тәрбияләү.
Табигать аша эстетик тәрбия бирү, танып-белү сәләтләрен үстерү.
Табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аңа сокланырга өйрәтү.
Проектта катнашалар:
мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар;
әти-әниләр;
тәрбиячеләр.
Проектның вакыты: бер ай
Проект эше
Белем бирү эшчәнлеге Тәҗрибә почмагында эшчәнлек . Уен эшчәнлеге Ата-аналар белән эш,
Рәсем эшчәнлеге «Хайваннар дөньясы».
Матур әдәбият белән таныштыру “Кыргый һәм йорт хайваннары” турында шигырьләр уку
Сөйләм үстерү. Хикәя төзү: «Кактус белән фикус гөлен чагыштыру».
Тема. «Хуш исле нәфис гөлләр» рәсем эшчәнлеге
«Йомшак су, йөгерек су...» балаларны табигать белән таныштыру эшчәнлеге.
“Без табигать балалары” сөйләм үстерү.
Әңгәмә. «Урман – безнең байлыгыбыз».
“Файдалы үләннәр”.
Сөйләм үстерү
Уен-викторина: «Кошлар – безнең дусларыбыз!»
«Нәрсә ул Кызыл китап?» әйләнә-тирә белән таныштыру
эшчәнлеге.
“Табигатьне саклау –безнең бурыч” проекны йомгаклау эшчәнлеге Тәҗрибә үткәр: «Суган утырту».
Тәҗрибә почмагында утыртылган үсемлекләрне һәрдаим күзәтеп тору, сулар сибү, почмакның альбомына терки бару.
Тәҗрибә: «Суның үзенчәлекләре»
Тәҗрибә: “Борчак утырту”.
Тал, тирәк агачларының суга утыртылган ботакларын күзәтү.
Тәҗрибә үткәрү: «Ни өчен орлыкларны,
үсемлекләрне балчыкка утырталар?».
Балалар белән берлектә уен участокларын җыештыру.
Күзәтү. «Ак болытлар ага зәңгәр күктә» Сүзле-хәрәкәтле уен «Аш пешерү».
Хәрәкәтле уен «Яр – су».
Җырлы-биюле уен «Ике аккош».
Дидактик уен «Чәчәк-яфрак»
«Кояш һәм яңгыр» уены.
Уен “Әйтеп бир”.
Дидактик уен. «Агачны таны һәм сөйлә!».
Игътибарлылык уены «Кошлар кайтты».
Үстерешле уен «Урман кагыйдәләре» (туп белән).
Консультация“Эко
логик тәрбияне кайчан башларга?”.
Әңгәмә “Табигать тиңсез хәзинә, аны сакларга кирәк”.
Ата-аналарга балалар белән зоопаркка барырга тәкъдим ясау.
Ата-аналарга балалар белән берлектә табигатькә чыгарга, андагы үзгәрешләрне карарга тәкъдим итү.
“Урманнарны янгыннан саклыйк”әңгәмә. “Табигать һәм без” стена газетасы ясау
Экологик тәрбия буенча анкета үткәрү
Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме.Рәсем шөгеле.
Максат: Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргә карап соклана белергә, аларныӊ матурлагын күрә белергә , табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калдыруларына ирешү.Балаларга экологик тәрбия бирү. Опилка белән рәсем ясауны дәвам итү.Чиста, пөхтә ясау күнекмәләре булдыру.
Эзерлек:
1.Табигать турында китаплар уку (урман җәнлекләре, үсемлекләр,чәчәкләр турында).
2.Табигатьтә үзеӊне тоту кагыйдәләре турында әӊгәмәләр үткәрү.
3.Чәчәкләр турында шигырьләр өйрәнү.
4.Кәгазьдән чәчкәләр кисү.
Җиһазлау: Группаны урман аланы кебек бизәү,сазлык макеты(үлән, камыш, бакалар), клей ПВА, чәчәк рәвешендә киселгән альбом битләре, опилка, пумала, салфеткалар, альбом битләре, битлекләр (Миләүшә чәчәге, Әнҗә чәчәк, Кыӊгырау чәчәге, Тузганак чәчәге).
Шөгыль барышы:
1. Урман аланына киләбез. Аланда күп чәчәкләр. Чәчәкләрнеӊ
матурлыгына игътибар итү. Алар нинди матурлар, төрле-төрлеләр. Һәр
чәчәкнеӊ үзенеӊ исеме бар. Исемнәрен әйтү.
- Урманда үсә торган нинди чәчәкләр беләсез? (җаваплар)
- Бабалалар, ә аларны өзәргә ярыймы соӊ? (җаваплар)
Әгәр мин чәчәк өзсәм,
Әгәр син чәчәк өзсәӊ.
Әгәр барыбыз да, син дә мин дә
Чәчәкләрне без өзсәк,
Бөтен алан буш калыр
Матурлык та югалыр.
2. Чәчәкләр елыйлар.
- Сөкемле чәчәкләр,сезгә нәрсә булды? Нигә елыйсыз? Кем сезне рәнҗетте?
- Бичура! Ул һәрвакыт монда килә дә, безне таптый, йолкып ала да үзенеӊ
сазлыгына алып китә.
- Ә нигә ул болай эшли?
Шул вакыт Бичура килеп керә.
Кыенсынып китә.
- Исәнме, Бичура. Син нишләп чәчәкләрне рәнҗетәсеӊ?
Бичура: - Мин аларны рәнҗетмим. Мин бары тик үземнеӊ сазлыгымны
гына менә шущы урман аланы кебек матур итәргә теләгән идем.
- Ә син беләсеӊме соӊ? Урман болын чәчәкләре бит сазлыкта үсми. Һәрбер
чәчәкнеӊ үзенеӊ урыны бар. Әгәр дә син үзеӊнеӊ сазлыгыӊны бизим дип
бу чәчәкләрне өзсәӊ, алар бит үләләр. Алар монда да, калмый, сазлыктада
үсә алмыйлар.
Бичура: - Ә миӊа нәрсә эшләргә соӊ,алай булгач?
- Ә без сиӊа балалар белән булышырбыз.
- Бичура: - Ничек итеп?
- Ә менә шулай! Без сиӊа хәзер чәчәкләр ясыйбыз. Алар гади генә чәчәкләр
түгел, ә тылсымлы чәчәкләр. Син алар белән үзеӊнеӊ сазлыгыӊны
бизәрсеӊ.
Бичура: - Бик әйбәт, мин риза.
- Ә сез, балалар, Бичурага булышырга ризамы соӊ?
Балалар: - Риза.
3. Алайса без сезнеӊ б/н хәзер эш өстәлләре артына утырабыз. Барыгыз да
игътибар белән өстәлдә нәрсәләр барын карагыз: клей, пумалалар,
салфеткалар, опилкалар.
Опилкалар ни өчен төрле – төрле? Чәчәкләр төрле – төрле төсле булганга.
Тылсымлы чәчәкләр ясау өчен безгә менә бу киселгән чәчәкләргә клей
буярга кирәк һәм шул клей өстенә кирәкле төстәге опилканы калын итеп
салырга, аннан соӊ бармак очлары белән тигезләп, баскалап куярга кирәк.
Балалар, сезгә барысы да аӊлашылдымы? Ә хәзер эшкә тотынырга вакыт.
Барыбыз да чиста, пөхтә итеп эшлибез.
Аерм балаларга ярдәм итү.
- Менә искиткеч чәчәкләр барлыкка килделәр. Хәзер алар белән синеӊ
сазлыгыӊны бизибез инде.

Бизәү.
Бичура шатлана. Балаларга тылсымлы чәчәкләр өчен рәхмәт әйтә.
- Хәзер инде, Бичура, бу синеӊ матур сазлык кына түгел, ә Чәчәкләр
патшалыгы булды.
- Бичура, ә хәзер чәчәкләр сиӊа матур шигырьләр сөйләп күрсәтерләр.
Чәчәкләр турында шигырьләр уку.

1. Миләүшә чәчәге.
Кугәрчен түше кебек
Төрле түсләргә керәм;
Төс белән генә мактанмыйм,
Тәмле исләр дә бирәм.
Миннән сыгып алган суны
«Ислемай» дип йөртәләр.
Бәйрәм көнне костюмнарга,
Күлмәкләргә сөртәләр.
2. Әнҗе чәчәк.
Килеп керсәӊ урманга,
Аныӊ исен тоясыӊ,
- Ай – һай, нинди хуш исле, - дип,
Иркен сулап куясыӊ.
Яшел яфраклар эченә
Энҗе чуклар эленгән,
Искитәрлек матур булып
Ничек үсеп өлгергән.
3. Кыӊгырау чәчәкләре.
Кыӊгырау чәчәкләр җилдә
Баш иеп серләшәләр.
Бер – берсенә карап, алар
Үзара сөйләшәләр:
- Охшасакта кыӊгырауга,
Шалтырап чыӊламыйбыз.
«Эт эчәгесе» шикелле
Үләннәргә чорналмыйбыз.
4. Тузганак чәчәге.
«Тузганак» дип әйтсәләр дә,
Тузгынганым юк бер дә.
Алтын сымак чәчәк атып
Утырам, балкып җирдә.
Мин хезмәт итәм кешегә,
Миндә көннеӊ сәгәте.
Таӊ белән бергә уянам –
Шундый минем гадәтем.
- Ә хәзер, Бичура, безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт.
Саубуллашу.
Эш урыннарын җыештыру.
Кулланган әдәбият:
Шигырьләр: Самат Шакир, Әминә Бикчәнтәева,
Дошкольное воспитание
Тема: «Йомшак су, йөгерек су...»
(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат:
1. Балаларны су, аның төрле халәткә керә алуы белән таныштыру.
2. Кеше тормышында суның әһәмияте турындагы белемнәрне ныгыту.
3.Балаларның дөньяга карашларын киңәйтү, экологик тәрбия бирү; табигатьне сакларга, аңа мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтү, туган төбәгебез белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау һәм материаллар: су челтерәгән тавыш яздырылган аудиотасма; кояш, болыт, зур яфрак рәсеме, су салынган савыт, көзге, алма, шәхси гигиена әйберләре.
Техник чаралар: магнитофон.
Зал бизәлеше: стенада табигать күренеше, тау итәгенннән аккан чишмә сурәтләнгән плакат эленә, тамчы, елга рәсемнәре, чишмә өчен атрибут куела.
Алдан эшләнгән эш: «Су» темасына шөгыль үткәрелә; су турында шигырьләр ятлана; чишмә буена сәяхәт оештырыла; Н.Калининның «Кар түмгәге турында» («Про снежный колобок») хикәясе укыла.
Тәрбияче һәм музыка җитәкчесенең әзерлеге: бәйрәм сценариесен төзү; музыкаль бизәлешне сайлау.
Шөгыль барышы:
Алып баручы: Балалар, бүгенге бәйрәмебез тылсымлы суга багышлана. Ни өчен суны тылсымлы дибез соң?
Су салкында бозга, бәскә әверелә, артык кызуда парга әйләнә.
(Магнитофоннан су челтерәгән тавыш ишетелә)
Алып баручы: Ишетәсезме? Безгә кунакка Тылсымлы су килә. Әйдәгез, чакырыйк үзен, югала күрмәсен.
(Балалар Тылсымлы суны чакыралар)
( Тылсымлы су һәм аның белән тамчылар керә)
Тылсымлы су: Исәнмесез, балалар! Ниһаять мин сезнең янга килеп җиттем. Көн саен зур эшләр башкарганга, килеп җитә алмамын дип бик тә курыккан идем. Сез минем турында беләсезме соң?
Балалар: Әйе!
Тылсымлы су: Әйтеп карагыз әле, мин сорау бирәм – сез җавабын табыгыз.
Тылсымлы су: Салкында мин нинди хәлдә булам?
Балалар: Боз кебек, каты хәлдә. Бәскә дә әвереләсең!
Тылсымлы су: Җылыда мин нинди хәлдә булам?
Балалар: Тамчыга әвереләсең. Аннан чишмә, елгаларга, күлләргә кушылып агасың, диңгезгә, океаннарга коясың !
(Тылсымлы су рәсемнәр янына килә)
Тылсымлы су: Бу нинди рәсемнәр?
Балалар: Тамчы, елга, чишмә рәсемнәре.
Алып баручы: Әйдәгез, тамчы турында бер шигырь тыңлап үтик.
(Зәки Нуриның «Тамчылар» шигыре сөйләнә)
Алып баручы: Балалар, су турында ишеттегезме соң, аны бөтен җирдә бар диләр?
Беренче тамчы: Әйе, әйе.
Без җыелып торган суда,
Иделдә һәм диңгездә,
Каткан боз кисәгендә,
Урманның томанында.
Икенче тамчы: Кайнап чыккан чәйнектән
Чыгабыз без пар булып.
Чәй, шикәр салсаң безгә,
Әйләнәбез баллы чәй булып.
Тылсымлы су: Балалар, минем сезгә табышмакларым бар, сез аларның җавапларын белерсез микән?
Исе юк, төсе юк,
Аннан башка тормыш юк (Су).
Җәйге эссе көннәрдә мине сагынып көтәләр
Мин аз гына күренсәм, качып-посып бетәләр (Яңгыр).
Ак кына, вак кына, ак мамык кына,
Югала, юк була, учта тотсаң чак кына (Кар бөртеге).
Уты юк, төтене бар (Томан).
Аягы юк ил гизә,
Күзе юк яшь түгә (Болыт).
Өй артында дөп-дөп кое казый (Тамчы).
Борынсыз чыпчык боз тишә (Тамчы).
Сикереп төшә, бозны тишә (Тамчы).
Элек үзе судан туды,
Хәзер үзе су тудыра (Яңгыр).
Ак мамык кебек,
Ялтырый алмаз кебек (Кар).
(С. Сабирова сүзләре, Э. Павленко музыкасына «Тамчылар» җыры башкарыла) (Болыт күренә)
Болыт: Кайда минем тамчылар? Барыгыз әле, балакайларым, сәяхәт итеп кайтыгыз. Яңгыр булып явыгыз, Җир-ананы эчертегез, агачлар, чәчәкләр сусыз булмасын. Карагыз аны, бик шаярмагыз, үзегезне яхшы, әдәпле тотыгыз. Бераз сәяхәт иткәч, яңадан әйләнеп кайтырсыз. Үтеп баручыларның якаларына кереп, чылата күрмәгез, чәчрәтеп уйнамагыз.
(Ике тамчы алга чыга)
Алып баручы: Тыңлагыз әле балалар, ике тамчы яфрак өстенә төшеп сөйләшәләр.
Беренче тамчы: Кояш чыгып кыздыра башласа, безгә бик кыен булачак!
Икенче тамчы: Икәү бергә кушылыйк та, җиргә сикереп төшик. Җирдә берни дә юкка чыкмый.
Алып баручы: Шуннан алар икәү, кулга-кул тотынышып, яфрактан – ботакка, ботактан җиргә сикереп төшкәннәр һәм җир астындагы су патшалыгына килеп чыкканнар. Монда бөтен дөнья тыныч икән: кошлар да сайрамый, урманнар да шауламый. Тамчыларга күңелсез булып киткән.
Беренче тамчы: Юк, мондагы томыш миңа ошамый. Минем җир өстеннән челтер-челтер агасым, дулкыннарга кушылып чабасым килә.
Икенче тамчы: Ә моннан – җир астыннан ничек чыкмак кирәк?
Алып баручы: Шуннан алар тагын кулга-кул тотынышканнар, үзләре кебек кыю тамчыларны иярткәннәр. Шул рәвешле алар, караңгы җир астыннан юл ярып, көннәр, атналар, айлар буе барганнар. Ниһаять, бер зур тауны тишеп, җир өстенә килеп чыкканнар. Аннары сөенә-сөенә алга чапканнар. Бара тогач, зур елгага килеп кушылганнар. Тамчыларның көчләре арткан. Алар теләкләренә ирешкәннәр: елгада турбиналарны әйләндергәннәр, йортларны яктыртканнар. Аннары тагын алга киткәннәр һәм зур диңгезгә барып кушылганнар. Тырыш тамчылар күп нәрсә күргәннәр, күп дуслар тапканнар, күп эшләр эшләгәннәр, кешеләргә күп ярдәм иткәннәр.
(Кызлар башкаруында «Гөрләвекләр» биюе)
Алып баручы: Тамчылар әниләре әйткән сүзне дә искә төшергәннәр, өйгә кайтырга кирәклегенә төшенгәннәр. Кояш та кыздыра башлаган.
(Кояш керә)
Алып баручы: Тамчылар бик җиңеләйгәннәр, өскә таба күтәрелә башлаганнар һәм әниләре, ягъни болыт янына кайтып киткәннәр.
Болыт: Бик тәртиплеләр сез, балакайларым, үзегезне яхшы тоттыгызмы, аннан мин сезне тагын җибәрермен. Әйдәгез, хәзер балалар белән уен уйнап алыйк.
(«Кояш һәм яңгыр» уены уйнала. Уеннан соң болыт, тамчылар һәм кояш чыгып китә. Тавыш ишетелә, шау-шу килеп Шапшак керә)
Шапшак: Балалар, исәнмесез! Нәрсә булган монда? Нинди бәйрәм сездә?
Алып баручы: Исәнме, Шапшак! Бездә Тылсымлы суга багышланган бәйрәм!
Шапшак: Нәрсә инде бу? Шапшаклар өчен бәйрәм ясаган булсагыз, шәбрәк булыр иде. Минем дусларым да бар. Менә алар, минем кебек пөхтәлекне, чисталыкны яратмаучылар. (Ике кыз керә)
Беренче кыз: Минем алъяпкычымда ике нәни кесә бар, чүп-чар салгач, матур булып кабарып торалар. Монда ни генә юк: төймә, курчак, акбур, көзге кисәге. Бу шапшаклыгымны ташларга да исәбем юк.
Икенче кыз: Ә мин чыктым урамга
Тик чәчемне тарамадым.
Битне, кулны юмадым.
Көзгегә карамадым.
Түфлине чистартмадым,
Сөртеп ялтыратмадым.
Оекларны юуны да
Кирәк диеп тапмадым.
Шапшак: Минем якын дусларым болар, минем кебек шапшаклар алар, күрәсезме. Без бергә күңелле ял да итәбез, уйныйбыз да. Ә сездә су бәйрәме икән. Су белән очрашсак, безнең эшләр харап. Ул безнең дошманыбыз. Юынырга?! Беркайчан да юынмыйм! Теш чистартыргамы? Юк! Юк! Минем су янына килгәнем дә юк.
(Музыка ишетелә. Тылсымлы су керә) Шапшак: (куркып кала) Тс., тс... Монда Тылсымлы су килә бугай. Балалар сез аны куып җибәрегез һәм мин өйрәткәнне истә тотыгыз. Ә, онытып торам икән, минем турында беркемгә дә әйтмәгез, яме! (Кулындагы чүп-чарны идәнгә ыргытып чыгып китә)
(Тылсымлы су керә, кулындагы мендәрдә кар бөртекләре һәм тылсымлы таяк. Тылсымлы су мендәрләрне кага, аннан кар бөртекләре коела)
Тылсымлы су: Йомшак түшәгемдә минем шул кадәр күп мамыклар, алар кошныкы да казныкы да түгелләр. Түшәгемне кагамын, кар бөртекләрен очырамын. Биергә чакырамын. Әйдәгез, биегез! Бөтен җиргә очыгыз!
(Кар бөртекләре – кызлар ак күлмәкләрдән, калфаклардан. Кызлар башкаруында «Кар бөртекләре» биюе)
Тылсымлы су: Балалар, сез бик матур биедегез, ә кар турында шигырьләр беләсезме соң?
(М. Андерьянованың «Җепшек көндә» шигыре сөйләнә)
Тылсымлы су: Балалар, әйтегез әле, кар бөртекләре нәрсәгә әйләнә ала?
Балалар: Суга әйләнә.
Тылсымлы су: Без сезнең белән хәзер бик кызыклы бер фокус ясарбыз. Хәзер мин сезнең учларыгызга су салам, сез аны агызмаска тырышып карагыз. Барып чыгармы?
Тылсымлы су: Суны ни хәтле генә учта тотарга тырышсак та, ул агып бетә. Ни өчен?
Балалар: Су сыек, шуңа агып бетә.
Тылсымлы су: Хәзер суны иснәп карагыз әле. Исе бармы?
Балалар: Суның исе юк.
Тылсымлы су: Су нинди төстә?
Балалар: Су төссез.
Тылсымлы су: Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, җавап биреп карагыз әле. Алсу битле кыз үсте,
Кызарып җиргә төште (Алма).
Тылсымлы су: (алмага күрсәтеп) Алма нинди формада?
Балалар: Алма түгәрәк.
Тылсымлы су: Балалар су нинди формада?
Балалар: Суның үзенең формасы юк. Савытка салгач, шул форманы ала.
Тылсымлы су: Күземә күренәме соң? Идәндә нинди чүп-чарлар ята бу? Шапшак монда булмагандыр бит? Ул йөргән җирдә гел шундый тәртипсезлек кала. (Балалар көлешә башлыйлар)
Тылсымлы су: Аңлашылды! Нинди шапшаклык! Балалар, әйдәгез без аны юынырга өйрәтик. Ул бәлки шапшаклыгын ташлар. Эзләп килим әле үзен (Чыгып китә).
Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, Тылсымлы су Шапшакны табып килгәнче, без Татарстан Республикасы буйлап агучы елгаларны искә төшереп үтик (Җаваплар тыңлана).
Тылсымлы су: (Шапшакны өстерәп керә) Таптым!!!
Шапшак: Юынырга яратмыйм. Суны күрә алмыйм. Балалар, әйтегез әле, юынмагач та рәхәт бит. Юынасым килми. Юынмыйм! Юынмыйм!
Тылсымлы су: Мә, кара әле үзеңне көзгедән! Нинди шапшак син! Шулай матур минде? Кара, кара яхшылап.
Шапшак: (көзгегә карап) Бу мин түгел. Юк, юк.
Тылсымлы су: Көзгедә син булмыйча, кем булсын. Син инде. Көзгедә Шапшак инде.
Шапшак: Юк дим. Бу мин түгел. Бу әнә теге малай, әнә теге кыз (балаларның әле берсенә әле икенсенә төртеп күрсәтә-күрсәтә аклана).
Тылсымлы су: Безнең бәйрәмдә синнән башка шапшаклар юк. Әйдә, син дә юын, бергә бәйрәм итәрбез. Балалар, юыныр өчен Шапшакка нәрсәләр бирик? (Шапшакка чистарыну өчен әйберләр бирәләр, ул чыгып китә).
Алып баручы: Шапшак юынып килгәнче, без су турында шигырьләр сөйләп алыйк әле.
(Җ. Тәрҗемановның «Йомшак су, йөгерек су..», Б. Рәхмәтнең «Су» , Ә.Ерикәйнең «Чисталык сөябез» шигырьләрен балалар сөйли)
(Шапшак керә, тылсымлы су янына килә, җиңеннән тарта)
Тылсымлы су: Нишләп җиңемнән тартасың? Кем соң син?
Шапшак: Менә кирәк булса. Башта юынырга куштылар, тәрбияләделәр. Чистарынып килгәч, танымыйлар да. Бәйрәмгә чагырган идегез бит.
Тылсымлы су: И-и-и, синмени бу? Без сине танымый да торабыз. Бигрәк матур икәнсең бит син, бәйрәмгә рәхим ит!!!
(Су кызы керә)
Су кызы: Уф.., уф... хәлем бетте.
Алып баручы: Кем син чибәр кыз? Нигә офтанасың? Ни булды? Сөйлә тизрәк!
Су кызы: Минме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр? Мин суын бирдем, сусыл иттем. Юдым сезне, чистарттым, иркәләдем. Назладым сезне, хушландырдым. Агымсуларда агуларыгызны агыздым. Су була торып, үзем пычрандым, шакшыландым, тәмам агуландым. Ишетәсезме?!
Алып баручы: Чынлап та, балалар Су кызын тизрәк коткарырга кирәк. Күрәсезме, аңа әллә ниләр ябышып беткән.
(«Чишмәне кем чистарта?» уены уйнала)
Су кызы: (җиңел сулап куя) Рәхмәт сезгә! Мине шакшыдан чистарттыгыз. Хәл дә кереп китте. Әйдәгез әле шул шатлыктан җырлап, биеп алыйк.
(«Чума үрдәк, чума каз» җырлы-биюле уен уйнала)
Алып баручы: Туган илебезне, җиребезне пычратмыйк. Һәрвакыт чиста булсын ул. Аның кадерен белик.
Су кызы: Әйе, җирдәге суны пычрату – бик тә куркыныч. Агулы, пычрак суны эчеп, кеше үзе дә авырый башлый. Су булмаса, барлык тереклек үлеп бетәргә мөмкин.
Тылсымлы су: Һәрбер кеше суны сакларга, аны пычратмаска, агуламаска тиеш. Шулай булганда гына су бөтен байлыгын кешеләргә бирер. Без дә сезнең белән табигать дуслары булыйк. Чишмә челтерәвенә кушылып җырлар җырлыйк.
(Бәйрәм М. Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасына язылган «Чишмә» җырын җырлау белән тәмамлана
Тема. Тәҗрибә үткәрү. «Суган утырту»
Бурычлар:1. Балаларда суган үстерү теләге тудыру, хезмәткә хөрмәт тәрбияияләү.2. Балаларның логик фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.3. Суганның файдалы яшелчә икәне турында төшенчә бирү;суган үстерү турында белемнәрен тулыландыру.
Сүзлек: җылылык, яктылык, итләч, йомры.
Җиһазлар: чиләк, туфрак, тартма, утырту өчен суганчалар,сулы лейка, тартмада һәм түтәлдә үскән суган рәсемнәре.
Эшчәнлек барышы
1. Рәсемнәр карау (түтәлдә һәм тартмада үскән суган рәсемнәре):
- Бу рәсемнәргә карап, сез нәрсә әйтә аласыз?
- Яшелчәләрне, түтәл ясап, кайсы вакытта утырталар?
- Тартмага суган утыртуның нинди уңай ягы бар?
- Суган үссен өчен нәрсәләр кирәк? (яктылык, җылылык, су)
2. «Табышмак әйтәм – җавабын тап!»
а) Кечкенә генә йорт, эче тулы корт. (Кыяр)
б) Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә. Ул нәрсә? (Кишер)
в) Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)
г) Җир астында җиз бүкән, ул ни икән? (Бәрәңге)
д) Туп түгел – түгәрәк,Тычкан түгел – койрыклы. (Чөгендер)
е) Итләч, йомры, яшелен
Өзеп алдым, яшердем.
Гаҗәпләндем бераздан –
Кояшсыз да кызарган. (Помидор)
ж) Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. (Суган)
3. Үстерешле диалог (суган үзенчәлекләрен әйтү):
- Ул нинди формада? Нинди төстә?
- Катымы, йомшакмы?- Тәме нинди?
- Суган ни өчен кирәк? Суганның файдасы нинди?
- Суганнан нинди ризыклар пешереп була?
4. Суган утырту:Өстәлдә һәр балага җитәрлек итеп суганчалар, тартма, туфрак,
лейка белән су әзерләп куела. Балалар тәрбияче белән бергәләп
суган утырталар, суган утырту тәртибен сөйләмдә ныгыталар.
5. Сүзле-хәрәкәтле уен «Аш пешерү».
Ярдәм көтеп тормыйбыз,
Яшелчәләр турыйбыз.
Без кәбестә турыйбыз,
Чиста итеп юабыз,
Бераз кишер кырабыз,
Ваклап суган турыйбыз.
Тозлап, майлап алабыз,
Яхшылап болгатабыз,
Бигрәк тәмле, ашагыз.
Тема. Уен-викторина: «Кошлар – безнең дусларыбыз!»
Бурычлар:
1. Балаларда кошларга, барлык тереклек ияләренә карата
мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.
2. Балаларның күзаллый, тасвирлый белү сәләтен, бәйләнешле
сөйләмен, иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
3. Балаларга кошлар турында белешмә бирү, тышкы билгеләренә
карап танырга, исемнәрен әйтергә өйрәтүне дәвам итү.
Сүзлек: сырт, туена, ерткыч, купшы, зирәк, кәеф.
104
Җиһазлар: аудиоязмада «Кошлар тавышы», туп, интерактив
такта, рәсемнәр.
Эшчәнлек барышы
1. Эрудит сораулар.
- Кошлар хайваннардан нәрсә белән аерылалар?
- Ак сыртлы кошның исеме ничек?
- Кызыл күкрәкле кошны атагыз.
- Оча торган барабанчыны кем белә?
- Нинди кошлар хат ташучы була алалар?
- Нинди кош, сәгате булмаса да, вакытны әйтә?
- Көз көне җылы якларга китеп, язын кире кайткан кошлар
ничек дип аталалар?
- Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча, кешеләрне куркыта?
- Дөньяда иң зур кош нәрсә ул?
- Нинди кош судан коры чыга?
- Урман докторы дип кайсы кошны атыйлар?
- Нинди кош үз йомыркасын чит ояга сала?
2. Аудиоязма тыңлау: «Кошлар тавышы».
3. Игътибарлылык уены «Кошлар кайтты».
Тәрбияче шигырьне укый, балалар, күчмә кошларның
исемнәрен ишеткәч, кул чабалар:
Мондый кошлар кайттылар:
Күке, казлар, аккошлар,
Сандугачлар, песнәкләр,
Ябалаклар, ләкләкләр,
Кара карга, тургайлар,
Сыерчыклар, чыпчыклар,
Карлыгачлар, торналар.
Барыгыз да булганнар,
Барыгыз да уңганнар.
4. «Яхшы – начар» уены.
- Кошларның җылы якка китүе яхшымы, начармы? Ни өчен?
Аңлатып бирегез.
5. Дидактик уен «Исеңә төшер һәм җөмләне тәмамла!» (инте-
рактив такта яки рәсемнәр белән).
- Кайсы кошның нәрсә белән туенуын күрсәтегез.
Песнәк – ...
Карабүрек – ...
Карчыга – ...
Аккош – ...
Белешмә өчен сүзләр: ерткыч, бөҗәк ашаучы, орлык белән
туенучы, балык ашаучы һ.б. Мәсәлән: песнәк – бөҗәк ашаучы
кош.
6. «Сыйфатларын әйт!» уены (туп белән). Мәсәлән: ябалак –
авыр хәрәкәтле, сандугач – җырчы, аккош зифа һ.б.
7. Тел шомарткыч: [ч] авазы.
Чыпчык, чыпчык,
Чык, чыпчык.
Чыкчы, чыпчык,
Чык, кошчык.
Тема. Тәҗрибә. «Суның үзенчәлекләре»
Бурычлар:
1. Яшәү чыганагы булган суга сак караш тәрбияләү.
2. Балаларның күзаллауларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү
сәләтен үстерү.
3. Гади тәҗрибәләр һәм уеннар аша балаларның су
үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
Сүзлек: халәт, салават күпере.
Җиһазлар: бал кашыгы, сулы, сөтле стакан, тоз, елга комы,
термос, пыяла, күбекле су, салам таякчыклары.
Эшчәнлек барышы
1. Табышмак:
Булмаган җире сирәк,
Үзе һәрвакыт кирәк. (Су)
2. Фикер алышу (Җир шары макеты, глобус ярдәмендә):
- Анда коры җир күбрәкме, әллә сумы?
- Су кайларда була?
- Су турында ниләр беләсез?
- Ул нинди?
- Кешеләр, хайваннар, үсемлекләр сусыз яши алалармы?
- Алар суны каян таба?
- Сулыкларны пычратырга ярыймы?
- Суның ничә төрле халәте бар?
- Су белән нәрсәләр эшләргә мөмкин?
3. Су белән тәҗрибәләр:
Беренче тәҗрибә: Исе бармы? (Балаларга суны иснәп карарга
кушу).
Икенче тәҗрибә: Тәме бармы? (Балаларга гади су биреп,
тәмен татып карарга кушу).
Өченче тәҗрибә: Төсе бармы? Кайсыда бал кашыгы күренер?
Ни өчен? (Бал кашыгын су һәм сөт салынган стаканга төшерү).
Дүртенче тәҗрибә: Ике стаканда су. Берсенә – тоз, икенчесенә
елга комы салына, болгатабыз.
- Кайсы эреде? Ни өчен? Тоз кая китте?
Бишенче тәҗрибә: Термоска кайнар су салабыз. Аны ачкач,
пар күтәрелә. Өстен пыяла белән ябабыз, бераздан анда су пар-
лары пәйда була.
4. Хәрәкәтле уен «Яр – су».
Озын сызык сызыла. Сызыкның бер ягы «Су», икенче ягы –
«Яр». Алып баручы «Яр – су, яр – су, яр – су» дип тора, ә бала-
лар, буталмыйча, ул әйткән җиргә сикерәләр. Буталганы уеннан
чыга. Иң соңгы бала җиңә һәм алып баручы була.
5. Тыныч уен «Салават күпере». Сабын күбекләрен очыртып
уйнау, анда салават күперендәге төсләр булуын ачыклау.
Тема. «Хуш исле нәфис гөлләр»
Бурычлар:
1. Балаларда бүлмә гөлләренә карата сак караш тәрбияләү.
2. Бәйләнешле сөйләм, чагыштыра белү, фикерләү сәләтен үстерү.
3. Бүлмә гөлләрен үзләренә генә хас үзенчәлекләре буен-
ча танып, бер-берсеннән аерырга өйрәтү, кеше тормышында аларның әһәмиятен аңлату.
Сүзлек: бүлмә гөле, фикус, алоэ, үрмә гөл, кактус.
Җиһазлар: бүлмә гөлләре яисә рәсемнәр, дидактик уен өченматериал.
Эшчәнлек барышы
1. Шигырь уку: Л.Шакирҗанова. «Гөлләр».
Үстерде гөлләр Гөлнара, Гөлнара үстергән гөлләр
Шундый матурлар алар, Күмелделәр чәчәккә.
Урамнан үтүчеләр Ул аларны бүләк итеп,
Бары да сокланалар. Алып килде бакчага.
2. Балаларга сораулар:
- Гөлнара нинди гөлләр үстергән?
- Алар кайда үсәләр?
- Аларны урамда үстерәләрме?
- Сез нинди гөлләр беләсез?
- Гөлләр безгә каян килгән?
3. Алоэ гөле турында әкият сөйләү.
Тәрбияче: Борын-борын заманда җылы якта бер кабилә булган. Кабилә кешеләре урманга ауга йөри торган булганнар. Бервакыт бер аучы, каты яраланудан хәлсезләнеп, агач күләгәсендә ята икән. Агач телгә килеп: «Син минем бер яфрагымны кисеп
ал да, яраңа яп, яраң төзәлер»,- дигән. Аучы шулай эшләгән.Аягы бик тиз төзәлгән. Агачка рәхмәт йөзеннән ул аның бер ботагын өенә алып кайтып, чүлмәккә утырткан. Шулай итеп, алоэ гөле бүлмәдә үсә торган булган.
4. Дидактик уен «Чәчәк-яфрак». Чәчәкләренә, яфракларының формаларына һәм сабакларына карап, гөлнең чәчәген һәм яфрагын дөрес табу; гөлнең исемен әйтү.
5. Сүзле-хәрәкәтле уен «Ал кирәк – гөл кирәк».
Балаларның һәрберсенә чәчәк – гөл исеме бирелә: яран, роза, там-
чы гөл, фикус, кына һ.б. Балалар ике төркемгә бүленәләр. Кулга-кул
тотынышып, бер-берсенә каршы басалар, түбәндәгечә әйтешәләр:
1 нче төркем:Ал кирәк, гөл кирәк,
Сезгә нинди гөл кирәк.
2 нче төркем:Ал кирәк, гөл кирәк
Безгә матур чәчәкле,
Тамчы гөл бик кирәк.
Тамчы гөл каршы якка йөгереп барып, ике бала арасыннан
үтәргә, аларның җитәкләшкән кулларын «өзәргә» тырыша.
«Өзеп» чыга алса, ике баланың берсен җитәкләп алып, кире үз
ягына кайта. Әгәр «өзә» алмаса, үзе шул якта кала.
Тема. Тәҗрибә үткәрү. «Ни өчен орлыкларны,
үсемлекләрне балчыкка утырталар?»
Бурычлар:
1. Балаларда барлык тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек,
табигатькә сак караш тәрбияләү.
2. Балаларның тикшерү, тәҗрибә үткәрү эшчәнлеге нигезендә
экологик фикер йөртү, иҗади хыял сәләтләрен үстерү.
3. Балаларның туфрак турындагы күзаллауларын киңәйтү,
бүлмә гөлләре, экологик бәйләнешләр белән таныштыруны
дәвам итү.
Сүзлек: туфрак, уңдырышлы, балчык, пычкы чүбе, суалчан,
бөҗәк.
Җиһазлар: тәҗрибә өчен материал, алдан утыртылган
ике гөл, рәсем-схемалар, аудиоязмады «Гөлкәйләрем» җыры
(М.Разов сүзләре, В.Агапов көе).
Эшчәнлек барышы
1. Табышмак:
Патша түгелмен – таҗым бар,
Кешеләргә бирер назым бар. (Чәчәк)
2. Бүлмә гөлләрен күзәтү (бер гөл уңдырышлы туфракка,икенче гөл пычкы чүбенә утыртылган).
- Уңдырышлы туфракка утыртылган гөл ничек үскән? Ни өчен?
- Пычкы чүбенә утыртылган гөл турында нәрсә әйтергә була?
- Бу ике савыттагы гөлләргә карап нинди нәтиҗә ясарга була?
3. Тәҗрибә үткәрү.
- Нәрсә ул туфрак (балчык)? (Ул җирнең уңдырышлы катламы)
- Ул ни өчен кирәк?
- Туфракны ни өчен уңдырышлы дибез? (Үсемлекләр үсү
өчен кирәкле матдәләр бар)
- Нинди матдәләр икән ул?
1 нче тәҗрибә: Коры туфрак кисəген суга салу, күзәтү. Бу туфрак
кисәгеннән һава куыклары чыга. Димәк, туфракта һава бар.
2 нче тәҗрибә. Туфракны бераз утта җылытабыз һәм өстенə салкын пыяла куябыз. Пыяла парлана, димәк анда су бар. Туфракта әле төрле бөҗәкләр, суалчаннар яши. Алар туфракны йомшарта.
3 нче тәҗрибә. Балчыкны утта кыздырабыз. Ул кызгач, ис чыгачак. Чөнки анда таркала башлаган үләннәр, яфраклар, агач кисәкләре бар. Алар үсемлекләр өчен туклыклы матдә булып тора.
4. Үстерешле уен. «Кагыйдәне әйт!» (рәсем һәм схемалар
ярдәмендә).- Җирне пычратырга ярамый!
- Үсемлекләр үссен өчен җирне туендырып торырга кирәк.
- Үсемлекләргә һәрвакыт су сибәргә кирәк.
- Үсемлекләрнең төпләрен йомшартып торырга кирәк.
- Үсемлекләр үсәр өчен яктылык кирəк.
5. Җыр тыңлау: «Гөлкәйләрем» (М.Разов сүзләре, В.Агапов көе).
Тема. Хикәя төзү: «Кактус белән фикус гөлен чагыштыру»
Бурычлар:
1. Бер-берсен тыңлый белү, үз фикерләрен башкаларга дөрес
итеп җиткерә белү сыйфатларын тәрбияләү.
2. Балаларның игътибарлылыгын, күзәтүчәнлекләрен үстерү.
3. Гөлләр турында эзлекле итеп чагыштыру хикәясе төзи белү
күнекмәләрен камилләштерү, табигать объектлары, табигатьтәге
бәйләнешләрне күрә белү мөмкинлекләрен арттыру.
Сүзлек: кактус, фикус, чүл.
Җиһазлар: кактус һәм фикус гөлләре.
Эшчәнлек барышы
1. Шигырь уку: Н.Гайсин. «Бүлмә гөлләре».
Әни утыртты гөлләр,
Алар үсә зур булып,
Утыралар ямь биреп,
Бөтен өебез тулып.
Хуш исле нәфис гөлләр
Үсәләр биек булып,
Утырырлар ямь биреп,
Бөтен өебез тулып.
2. Үстерешле__ диалог:
- Бүлмә гөлләре ни өчен кирәк?
- Бүлмә гөлләре урман, кыр һәм бакча чәчәкләреннән
нәрсәләре белән аерылалар?
- Ни өчен аларны «тере» диләр?
- Нинди бүлмә гөлләрен беләсез?
3. Кактус белән фикус гөлен чагыштыру.
- Кактус нинди гөл?
- Фикус турында нәрсә әйтергә була?
- Ни өчен кактусның яфраклары урынында энәләр? Аның са-
багы бармы?
- Фикусның яфраклары нинди?
- Сабагы турында нәрсә әйтер идең?
- Аларны ничек тәрбияләргә кирәк?
4. Балалар эшчәнлеге (6 – 7 бала хикәя төзеп сөйли).
Үрнәк: Бу кактус, ә бу фикус гөле. Кактус тәбәнәк, шар форма-
сында, ә фикус озын. Кактусның яфраклары энәле, сабагы урынын-
да түгәрәк шар. Ул анда дым саклый, чөнки ул чүлдә, су аз урын-
да үсә. Ә фикусның яфраклары зур, калын, сабаклары озын булып
үскән. Ул дымлы урыннарны ярата. Кактусны комлы туфракка
утыртырга, суны аз сибәргә кирәк, ә фикус үссен өчен су күп кирәк.
5. Сүзле-җырлы уен «Ал кирәк, гөл кирәк».
Балаларның һәрберсенә гөл исеме бирелә: яран, роза, тамчы
гөл, фикус, кына һ.б. Балалар икегә бүленәләр, кулга-кул тоты-
нышып, кара-каршы басалар.
1 нче төркем:
Ал кирәк, гөл кирәк,
Безгә нәфис гөл кирәк.
2 нче төркем:
Сезгә нинди гөл кирәк?
Беренче төркем балалары тиз генә җыйналып, кайсы гөлне
чакырасын сөйләшәләр. Аннан тезелеп җырлыйлар:
Ал кирәк, гөл кирәк,
Безгә матур чәчкәле
Тамчы гөле бик кирәк.
Тамчы гөл, каршы якка йөгереп барып, ике бала арасыннан
үтәргә, аларның кулларын «өзәргә» тырыша. «Өзеп» чыга алса,
ике баланың берсен җитәкләп үзенең ягына кайта. «Өзә» алма-
са, үзе шул якта кала.
6. Тизәйткеч ятлау: «Абага гөле». [г] авазы.
Абагага бага, бага,
Башым бәрдем баганага.
Тема. Күзәтү. «Ак болытлар ага зәңгәр күктә»
Бурычлар:
1. Табигатькә аңлы караш, экологик культура тәрбияләү.
2. Балаларның күзаллау, күзәтүчәнлек, фикер йөртү сәләтен үстерү.
3. Фикер алышу вакытында үз фикерләрен ачык, төгәл,
аңлаешлы итеп әйтә белергә, катлаулы булмаган нәтиҗәләр
ясарга өйрәтү.
Сүзлек: каракучкыл, каурыйсыман, өем болыт, катламлы бо-
лыт, болытлылык.
Җиһазлар: төрле болыт рәсемнәре.
Эшчәнлек табигатьтә уза.
Эшчәнлек барышы
1. Табышмак.
Йөзәм, ләкин суда түгел,
Йөзәм сезнең өстә мин.
Шат чагында ап-ак булам,
Кайчак кара төстә мин. (Болыт)
2. Мәгълүмати хикәя. «Болыт ничек барлыкка килә?»
Үрнәк: Кояш әледән-әле кыздыра һәм җир өстендәге суны
парга әйләндерә. Шунлыктан күзгә күренми торган су парлары
һавада һәрвакыт булып тора. Һава суынгач, пардан вак кына су
тамчылары хасил була һәм алар томанга әйләнә. Без аны күрә баш-
лыйбыз. Болытлар да – шул ук томан, ләкин алар җир өстеннән
бик югары булалар. Чынлап та, күк йөзенә карасаң, болытларның
бик биектә икәнлегенә ышанасың. Аларны якыннан да күрергә
мөмкин. Әйтик, биек тауларга менгән альпинистлар, самолётта
очкан кешеләр болытлар белән күзгә-күз очрашалар. Самолёт
оча, аның астында ак болытлар диңгезе күзгә чалына. Менә са-
молёт үзе дә болыт эченә килеп керә һәм куе томан эчендә кала.
Болытлар һәрвакыт хәрәкәт итеп тора. Аларны җил куып йөртә.
3. Фикер алышу:
- Болытлар нинди була?
- Күк йөзенең иң биек өлешендә булган җиңел болытны ни-
чек атыйлар? (Каурыйсыман болыт)
- Түбәндәрәк йөзүче, тышкы күренешләре, формалары белән
зур мамык төргәген хәтерләтүче болытлар ничек аталалар?
(Өем болытлар)
- Зур-зур катламнардан торган болытларны ничек атыйлар?
(Катламлы, катлы-катлы)
- Каракучкыл төстәге болытлар нәрсә алып килә? (Яңгыр)
- Нәрсә ул болытлылык? (Күк йөзенең болыт белән каплануы)
- Болытлы көнне ни өчен һава бераз салкынрак була? (Болыт-
лар кояш нурларын йоталар, ягъни үзләренә сеңдерәләр)
4. Шигырь уку: Л.Шәех. «Болыт».
Килеп чыкты
Нәни болыт.
Нәни болыт,
Бәби болыт.
Үзе шундый
Гади инде,
Ихлас инде,
Сабый инде.
Көлеп тора
Ап-ак булып.
Чиста болыт,
Ап-ак болыт ...
5. Үстерешле уен «Файдасы, зыяны».
Мәсәлән: болытларның файдасы – кояшлы җәй көннәрендә
күк йөзендә йөзеп йөриләр һәм күләгә алып киләләр, ә зыяны –
гел болытлы булып торса, үсемлекләр үсми, кояш чыкмый һ.б.
6. «Сүз эчендә энҗе бар».
Болытлау – болыт белән каплану, болыт җыелу.
Болытлы (көн) һ.б.
7. Əңгəмə.
- Күк йөзендә йөзеп йөргән болытларны нәрсәгә охшатасың?
Мәсәлән: кайберләре өч башлы аждаһага, каргага, куянга, Зөһрә
йолдызга һ.б. охшаган.
8. Хәрәкәтле уен «Болытлар куера».
Балалар су тамчылары була, алар бер-берсенә кушылалар, ба-
лалар төркеме зурая. Бер зур төркемгә әйләнгәч, яңгыр яки кар
бөртекләре булып, бөтерелеп-бөтерелеп җиргә сибелеп явалар.
Тема. «Күчмә кошлар безгә яз алып килде»
Бурычлар:
1. Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек
сыйфатлары тәрбияләү.
2. Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын,
чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.
3. Балаларның күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары
турындагы белемнәрен камилләштерү.
Сүзлек: тургай, сандугач, карлыгач.
Җиһазлар: аудиоязмада «Кошлар тавышы», күчмә кошлар
рәсемнәре, кроссворд.
Эшчәнлек барышы
1. Шигырь уку:
Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган
Туган үскән җирләре.
Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар.
Канатларына күтәреп,
Яз китерә ич алар.
2. Аудиоязма тыңлау: «Кошлар тавышы».
3. Кроссворд.
Т у р г а й
А к к о ш
С ы е р ч ы к
С а н д у г а ч
к а р л ы г а ч
а) Бер кошым бар: тынмый,
Агачта оя кормый.
Өе – җирдә.
Җыры күктә. (Тургай)
б) Күктә оча, суда йөзә,
Муены озын, горур кош.
Кара да була ул, ак та
Исеме аның ... (аккош)
в) Агач башында йорты,
Эчендә яши – җырчы. (Сыерчык)
г) Ары да чут-чут,
Бире дә чут-чут.
Төскә матур булмаса да,
Сайравына тиңнәр юк. (Сандугач)
д) Кулы юк – балчык ташый.
Балтасы юк – оя ясый. (Карлыгач)
4. Дидактик уен. «Сорау – җавап».
- Көз көне җылы якларга китеп, кыш көне кайтучы кошлар
ничек дип атала?
- Иң беренче нинди кошлар кайта?
- Нинди кош баласын башка кошлар тәрбияли?
- Сыерчык оясы булмаса, сыерчыклар кая оялый?
- Ни өчен каргалар, сыерчыклар җир сукалаучы трактор ар-
тыннан бара?
5. Әйтемнәр.
а) Кош оясын туздырма, башың авыртыр.
б) Кошларга таш атма, күзең сукыраер.
в) Сыерчыкларга оя яса – эшең уңар.
г) Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсең.
6. Җырлы-биюле уен «Ике аккош».
Балалар түгәрәккә басалар, ике бала уртада кала. Алар ак-
кошлар була. Балалар җырлап әйләнәләр.
Очалар ике аккош,
Алар кечкенәләр.
Кара кошкайларым,
Кара күзкәйләрем,
Алар бара торгач,
Утырып ял итәләр.
Кара кошкайларым,
Кара күзкәйләрем,
Алар бара торгач,
Салют бирешәләр.
Кара кошкайларым,
Кара күзкәйләрем,
Алар бара торгач,
Иптәш сайлашалар,
Кара кошкайларым,
Кара күзкәйләрем.
Аккошлар түгәрәктән иптәшлəрен сайлап алып, уртага чакы-
ралар, урыннарын алышалар. Уен шулай дәвам итә.

Тема. «Нәрсә ул Кызыл китап?»
Бурычлар:
1. Балаларда күмәк сөйләшүдә катнашу, бер-береңне тыңлый
белү күнекмәләре формалаштыру.
2. Балаларның сорауларга ашыкмыйча, эзлекле итеп җавап
бирү сыйфатын, логик фикерләү сәләтен үстерү.
3. Балаларның табигатьне саклау турындагы күзаллауларын
киңәйтү, «Кызыл китап» турындагы белемнәрен тирәнәйтү,
Татарстанның «Кызыл китабы» турында белешмә бирү, кыска
хикәя төзи белүне камилләштерү.
Сүзлек: тыюлык, энҗе чәчәк (русча: ландыш), нәүрүз (русча:
первоцвет), төнбоек, туй чәчәге, кеш.
Җиһазлар: слайдлар, рәсемнәр, фотолар.
Эшчәнлек барышы
1. Тәрбияче хикәясе.
Язның матур бер көнендә балалар урманга бардылар. Урман
аларны бик шатланып, матур җырлары белән каршы алды. Алан
тулы умырзаялар, нәүрүз, энҗе чәчәкләре үсә икән. Балалар
күпләп шушы чәчәкләрне җыйдылар, урманда туйганчы уйна-
дылар. Урман гына никтер тынып, моңсуланып калды. Гүя ул
борчулы иде. Балалар өйләренә кайтып киттеләр.
2. Үстерешле диалог.
- Ни өчен урман моңсуланып калган?
- Балалар урманга килгәч, нинди хата җибәргәннәр?
- Нәрсә ул «Кызыл китап?»
3. Табышмак:
Кош-корт, җәнлек, үсемлекләр,
Бетәбез дип торганда,
Бирешмәскә булганнар:
Саклар диеп, яклар диеп,
Аңа кереп тулганнар. («Кызыл китап»)
4. Слайдлар яки рәсемнәр карау. «Кызыл китап».
Тәрбияче: Җир йөзендә бик сирәк очрый торган үсемлекләрне,хайваннарны, кошларны Кызыл китапка кертәләр. Алар саклаугамохтаҗ. Сирәк калган һәм бетеп баручы үсемлек, җәнлек, кош-
кортларны саклап калуда тыюлыкларның әһәмияте зур. Анда эшләүчеләр мондагы хайваннарны, үсемлекләрне күзәтеп торалар, санын исәпкә алалар. Безнең республикабызда бик зур Раифа тыюлыгы бар. (Республикабызда Кызыл китапка кертелгән тереклек турында сөйләү). «Кызыл китап» ачылмалы календарьга охшаган. Аның битләрен яңалары белән алыштырырга яисә бөтенләй алып куярга мөмкин. Тыюлыкларда яшәүче хайваннарның, үсемлекләрнең, кошларның һ.б. саны арта, үрчи
бара. Әгәр дә без табигатькә зыян салмасак, үсемлекләрне күпләп
өзмәсәк, кошларны тотмасак, хайваннарны ауламасак, ул вакытта
аларның саны артыр, алар саклауга мохтаҗ булмаслар иде. Шул
вакытта аларны «Кызыл китап»тан чыгарырга да мөмкин булыр.
5. Үстерешле уен «Урман кагыйдәләре» (туп белән).
- Чәчәкләрне өзәргә ярамый!
- Кошларның ояларын туздырырга ярамый!
- Агачларны сындырырга ярамый!
- Керпе балаларын өйгә алып кайтырга ярамый! һ.б.
6. «Бирелгән сүзләрдән хикәя төзе!» уены.
Мәсәлән: урман, балалар, кош баласы, оя, шатлана, рәхмәт
әйтә, җыр.
Үрнәк: Балалар урманга бардылар. Марат агач төбендә кош
баласын күреп алды. Балалар аны оясына менгезеп куйдылар.
Әни кош аларга рәхмәт әйтеп, үзенең матур җырын сузды. Ба-
лалар ярдәм итә алуларына шатландылар.
7. Сүзле уен «Урманда» (балалар сүзләргә туры китереп
хәрәкәтләр ясыйлар).
Бергәләшеп җыйналып,
Без барабыз урманга.
«Хәерле юл» теләп, безгә
Күктә кояш елмая.
Канатларын җилпи-җилпи,
Күбәләкләр очалар.
Ак каеннар төпләреннән
Без гөмбәләр эзләдек.
Агач башында уйнаган
Тиеннәрне күзләдек.
Кызарган җиләкләрне
Салдык җыеп кәрзингә.
Урман озатып калды,
«Килегез!»- дип иртәгә.
Тема. Әңгәмә. «Урман – безнең байлыгыбыз»
Бурычлар:
1. Балаларда игътибарлылык, əйлəнə-тирә табигатькә, урман-
га карата сакчыллык, миһербанлылык сыйфатлары, экологик
культура тәрбияләү.
2. Табигатьтәге үзара мөнәсәбәтләрне күрә белү сәләтен, диа-
логик сөйләмне үстерү.
3. Татарстан җирлегендә үсә торган урман үсемлекләре ту-
рында белемнәрен камилләштерү; үз тәҗрибәсенә, белеменә
таянып, агачлар турында кыска хикәя төзүдә күнектерү.
Сүзлек: колач, имән, карама.
Җиһазлар: аудиоязмада «Урман» музыкасы (Н.Җиһанов,
«Кырлай» симфоник поэмасыннан), урман рәсемнәре, агач
рәсемнәре, аю битлеге.
Эшчәнлек барышы
1. Табышмак.
Колач җәеп каршы ала,
Сулышларны киңәйтә.
Кайчак ул караңгы, шомлы,
Исемен аның кем әйтә? (Урман)
2. Музыка тыңлау: «Урман» (Н.Җиһанов көе, «Кырлай» сим-
фоник поэмасыннан).
3. Үстерешле диалог.
- Бу музыканы тыңлаганда, сез урманны нинди итеп күз ал-
дына китердегез?
- Урманның нинди төрләрен беләсез? (Ылыслы, яфраклы, катнаш)
- Урман кешегә ни өчен кирәк?
- Кошларга, хайваннарга, бөҗәкләргә урман ни өчен кирәк?
- Урман безгә нинди файда китерә?
- Әгәр урманнарны сакламасак, нәрсә булырга мөмкин?
4. Дидактик уен. «Агачны таны һәм сөйлә!»
Балалар агач рәсемнәре төшерелгән карточкаларны алалар,
исемен әйтәләр һәм үзенчәлекләрен сөйлиләр.
1) Имән зур, көчле агач. Алар яктылык ярата. Имәннән йорт
җиһазлары ясыйлар, корабль төзелешендә кулланалар. Аннан
кешеләргә дарулар да әзерлиләр. Имәннең себеркесе дә шифа-
лы. Имән бер мең ел үсә ала.
2) Юкә июльдә чәчәк ата, безгә тәмле бал бирә, чәчәге дару
була. Аның агачыннан кашыклар, төрле савытлар, йорт өчен
кирәк-яраклар ясыйлар һ.б.
5. Җырлы уен «Урманга барам».
Балалар таралышып, салмак хәрәкәтләр ясап, җиләк җыялар
һәм җырлыйлар.
Тиз-тиз итеп савытыма
Эре җиләкләр җыям.
Аларны йә киптерәм,
Йә татлы каклар коям.
Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк микән.
Соңгы сүзне әйтүгә, «аю» килеп чыга һәм балаларны куа башлый.
6. Тизәйткеч ятлау, [җ] авазы.
Урманда җиләк җыйганда
Җиңен ерткан Җамалый.
Елама-елама, Җамалый,
Елап җиңең ямалмый.
7. Сынамышлар.
а) Кыш көне урман шауласа – көн җылыта.
б) Февральдә агачларда бәс күп булса, бал күп була.
в) Чикләвек күп, гөмбә аз булса – кыш салкын һәм карлы була.
г) Имәндә чикләвек күп булса – кыш салкын була.__
Тема: Без табигать балалары
Максат: Табигатьнең кеше тормышында әһәмияте турында балаларның
белемнәрен ныгыту, баету. Табигатькә мәрхәмәтле караш тәрбияләү.
Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләштерү, сөйләм телен
үстерү
Җиһазлау: Агачлар, уенчык хайваннар, кошлар рәсеме, чәчәкләр, посылка,
шүрәлегә кием.
Шогель барышы
Тәрбияче: Исәнмесез балалар, кәефләрегез ничек әйбәтме?.( ишек шакыйлар
почтальон керә)
Почтальон Исәнмесез! Бу Карадуган балалар бакчасымы әллә Шубанмы?
Сезнең авылның исеме ничек соң?
Балалар: Карадуган авылы
Почтальон: Ә бакчагызның исеме ничек? “Әкият” балалар бакчасымы?
Балалар: Юк бу Карадуган балалар бакчасы.
Почтальон : Сез уртанчылар төркеме балаларымы?
Балалар: Юк без мәктәпкә әзерлек төркеме балалары
Почтальон, Алай булгач бу посылка сезгә инде
Тәрбияче: Рәхмәт сезгә. Балалар кем җибәрде икән? Кире адресын карыйк
әле.Шүрәледән диелгән. Ачып карыйбызмы? Балалар, Шүрәле
безгә бик күп әйберләр җибәргән. Әйдәгез мин сезгә сөйлим ә сез
нәрсә икәнен белерсез. Үзе озынча, агачта үсә, аны дуңгызлар
пошилар ашый, көз җиткәч коела. ( Шулай итеп берничә әйберне
белү). Балалар әле бу посылка эчендә хат та бар. Тыңлап карагыз
әле. “Кадерле балалар! Минем бармакларымны Былтыр кысты.
Миңа ярдәм итә алмассызмы икән? Шүрәле” Балалар, Шүрәлене
коткарырга кирәк, барабызмы? Урман ерак , нәрсә белән барабыз?
( Тылсымлы келәм белән ) Әйдәгез, утырышыгыз!
Балалар: Тылсымлы келәм! Илтеп җиткер син безне урманга.
Тәрбияче: Юл да озын тоелмас. Безгә Таңсылу шигырьсөйләр.
Әйдәгез урманга һәм кырга,
Табигатькитабын укырга
Бу китап гаять зур, гаять бай-
Анда бар: җир, су, кояш, ай
Тәрбияче: Балалар сез табигать сүзен ничек аңлыйсыз? Нәрсә соң ул? (Ул
безнең җиребез, урманнар ,һава, кояш, су) Кем әйтер икән ә
табигать безгә нәрсә өчен кирәк? ( Ул безне ашата, җылыта ,яшәү
өчен бөтен кирәкле әйберләрне бирә)
Тәрбияче: Менә урманга килеп тә җиттек. Әйдәгез урман белән исәнләшик.
(Исәнме урман) Урманга кергәнче төп кагыйдәләрне искә төшерик
әле. Алар нинди кагыйдәләр әле?
1 Урманны чүпләмә
2 Урман җанварларын, кошларны рәнҗетмә
3Агачларны сындырма
Тәрбияче:Бик дөрес, балалар . Урман турында мәкальләр дә күп. Берничәсен
искә төшерик әле
1 Урман белән су- табигатьнең матурлыгы
2 Урмансызлык- уңайсызлык
3Кечкенә чишмәдән- елга була.
Тәрбияче: Карагыз әле, урман нинди гүзәл. Монда саф һава, кошлар сайрый.
Ә бу агач астында нәрсә ул? Алыгыз әле. “Бу Былтырдан”диеп
язылган. Укыйк әле.” Балалар әгәр сез бу табышмакларның җавабын
белсәгез,Шүрәлене табарсыз”- дип язылган. Табышмакларны тыңлагыз:
1Язын дөньяга килә
Көзен саргаеп коела (яфрак)
2 Мылтык түгел, үзе ата,
Аны бал корты ярата (чәчәк)
3 Җәй буена бал җыя
Кыш буена хәл җыя ( бал корты)
(Шүрәле тавышы ишетелә)
Тәрбияче: Әйдәгез әле, Шүрәле тавышы бит бу. Бик авырта бугай
бармаклары.
Шүрәле: Балалар, коткарыгыз мине бу бәләдән. мине Былтыр харап итте.
Тәрбияче: Без сине коткарырбыз, Шүрәле. Тик син безгә урманыңны
күрсәтерсеңме?
Шүрәле: Күрсәтермен, күрсәтермен! Коткарыгыз гына!( балалар Шүрәленең
бармакларын кыскан бүрәнәдән коткаралар. Шүрәле рәхмәт әйтә.
Чәчәкләрне күрсәтә) Менә күпме чәчәкләр үсә. Мин хәзер
тамырлары белән өзеп алам да себерке ясап рәхәтләнеп чабынам.
Тәрбияче: Балалар , Шүрәле дөрес эшлиме?
-Чәчәкләрне өзәргә ярамый
-Урман – аланнар ямьсезләнеп кала.
Тәрбияче: Нәрсә эшләргә ярый? ( иснәргә, сокланырга, күзәтергә)
-Белдеңме инде, Шүрәле? Чәчәкләрне өзүдән күпме зыян килә.
Тәрбияче: Шүрәле , син ул күбәләкләрне нишләтәсең?
Шүрәле: Мин аларны тотам
Тәрбияче: Шүрәле дөрес эшлиме, балалар? Ни өчен?
Балалар: Күбәләкләрне, бөҗәкләрне тотарга ярамый. Аларны күзәтергә, карап сокланырга кирәк.
( Шүрәле кош оясын күрә, һәм шуңа сузыла)
Тәрбияче һәм балалар:- Тимә кош оясына Шүрәле! Ярамый! Аның белән нишләмәкче буласың?
Шүрәле: Йомыркаларын алып кайтам да пешереп ашыйм
Тәрбияче: -Балалар, Шүрәле дөрес эшлиме? ( җаваплар)
Ни өчен?
Кош ояларын туздырырга ярамый. Йомыркалардан кош балалары чыга.
Ояларга якын килмә кошлар курка.
Шүрәле: -Балалар, минем урманым нишләптер бушап калды. Кошлар
тавышы да ишетелми. Мин аларны карточкага төшереп алып калган
идем һич аера алмыйм кайсысы кышлаучы, кайсысы күчмә икәнен.
Миңа ярдәм итегез әле.
Тәрбияче: -Балалар , ярдәм итәбезме? Менә бу рәсемнәрне карагыз әле.
Кайсысы күчмә, кайсысы бездә кышлаучы кошлар?( рәсемнәрне аеру)
Карагыз әле балалар! Нинди матур керпе, куян.(уенчык керпегә, куянга
күрсәтә)
Шүрәле: Сез аларны өегезгә алып кайтыгыз. Анда рәхәтләнеп уйнарсыз.
Тәрбияче: Өйгә алып кайтырга ярыймы? Нигә ярамый?( өйләре урманда,
балалары ялгыз кала)
Шүрәле: Мин күп нәрсәне белмәгәнмен икән. Киңәшләрегез, мине
коткарганыгыз өчен зур рәхмәт.
Тәрбияче: Шүрәле , хәзер барысын да аңлады. Бер начарлык та эшләмәс
инде. Хәзер безгә кайтырга кирәк. Әйдәгез урман, шүрәле белән
саубуллашыйк. Сау бул , урман! Сау бул Шүрәле!
Шүрәле: Урманга кайчан килсәгез дә кадерле кунагым булырсыз!
( Балалар келәмгә утыралар)
Тәрбияче: Урман безгә нинди файда китерә соң?
-Саф һава, җиләкләр, гөмбәләр, дару үләннәре, утын, агач бирә.
-Ә кешеләр урманга нинди зыян китерә?
-Чүплиләр, таптыйлар, янгын чыгаралар.
Тәобияче: Табигать җир- су, урман, чәчәкләр дибез, ә өйләр , машиналар
каян килеп чыккан? (кеше ясаган)
-Балалар, мин сезгә төрле рәсемнәр күрсәтәм. Алар табигать иленнән һәм кеше кулы белән ясаган әйберләр. Аерып бирегез әле.
Кеше кулы белән эшләнгән әйберләр:
Тасма, бау, туп, тәгәрмәч, руль
Табигать иленнән:
Алма, тау, таш, елга, кояш, ай, җиләкләр
Тәрбияче:Менә кайтып та җиттек. Ошадымы сезгә бүгенге шогыль? Миңа
да сез бүген бик ошадыгыз. Урманда алган белемнәрегезне
беркайчан да онытмагыз.
“Файдалы үләннәр”
Мәктәпкә әзерлек төркемендә  экология шөгыле буенча план-конспект
 
Максат:
Балаларны дару үләннәрен танырга  һәм исемнәрен дөрес әйтергә өйрәнү  эшен дәвам итү. Берничә агулы үлән турында төшенчә бирү. Балаларның дару үләннәрен куллану һәм дөрес җыю турындагы белемнәрен тулыландыру. Үзеңнең сәламәтлегеңә сак караш тәрбияләү.
 
Алдан эшләнгән эшләр: шигырьләр өйрәнү, дару үләннәре турында сөйләшү, кипкән дару үләннәрен карау.
Сүзлек: “үлән җыючылар”, бүре җиләге, карга күзе, балтырган, агулы.
Җиһаз: проектор, магнит тактасы, рәсемнәр,  уен өчен һәр балага кисмә рәсемнәр, магнитофон, битлекләр.
 
Шөгыль барышы:
 
Балалар, күренекле рус язучысы Михаил Пришвинның табигать турында бик матур сүзләре бар:  “ Без – табигать хуҗалары, табигатьне саклау – ул туган илеңне саклау”, – дип язган.
 
Балалар, нәрсә соң ул табигать? (Балалар җавабы) Бик дөрес, табигать –ул кошлар, сулар, ташлар,  үсемлекләр, кеше кулы белән ясалмаган барлык әйберләр дә. Әйдәгез әле табигать байлыкларыннан – үсемлекләр турында сөйләшеп алыйк әле. Үсемлекләрдән башка бу дөньяны күз алдына да китереп булмый. Алар бөтен тереклек ияләренә саф һава гына бүлеп чыгару белән чикләнмичә, дәвалану чарасы да булып торалар. Җәнлекләр дә аларның кайберләренә генә игътибар иткәннәр. Шуннан кешеләр бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, аларның файдалы якларын ачканнар, китапларга теркәгәннәр. Андый кешеләрне “үлән  җыючылар” дип йөрткәннәр. Безнең даруханәләрдә дә бик күп дару үләннәрен  күрергә була.
 
Дару үләннәрен кулланыр өчен алар турында бик күп белергә кирәк. Менә бүген без дару үсемлекләре иленә сәяхәткә барырбыз. ( Слайд №1)
 
Ә кайларда үсәләр соң алар? (Слайд №2). Урманнарда, болыннарда, тауларда һ.б. җирләрдә.
 
Сәяхәтебезне башлыйбыз. Безнең беренче тукталыш (Слайд №3) – “Мине беләсеңме?” – дип атала.
 
Исеме сәер булса да
Аны бик хөрмәтлиләр:
Киселсә дә, канаса да,
Иң әйбәт дару диләр.
Бу нинди үлән соң, балалар?
(Балалар җавабын әйткәч, Слайд №4 – Бака яфрагы ачыла).
Бу үләндә микробларны үтерүче мәтдә бар. Корт чаккан җирләргә согы бик файдалы. Медицина өлкәсендә яфрагы кулланыла.
 
Икенче табышмакны тыңлагыз әле.
Нечкә яшел сабакта,
Юл буенда, шар үскән.
Кай арада җил искән?
Ак шар очкан да киткән.
Нәрсә соң бу, балалар? (Балалар җавабыннан соң Слайд № 5 – Тузганак ачыла ) Тузганакның тамыры бик файдалы. Йокысызлыктан интеккәндә, аппетит булмаганда, ашказаны авыртканда кулланыла. Чәчкәсеннән кышкылыкка варенье ясыйлар.
 
Киләсе табышмакны тыңлагыз әле.
Без таныйбыз дус-ишне,
Кара, нинди хуш исле!
Тагып йөрерлек түшкә…
Бу бит – зәңгәр ……… мәтрүшкә.
(Слайд № 6 Мәтрүшкә ачыла)
Бала: Ә бу матур мәтрүшкә
Ата шәмәхә чәчкә.
Сихәт булып җанга-тәнгә
Хуш исләрен җибәрә.
Ютәлләр бетә дә китә,
Аның хуш исе белән.
Тагын күп авыруларны
Дәвалаганын беләм.
Мәтрүшкә салкын тигәннән кулланыла. Чәчәге дә, яфрагы да бик файдалы.
 
Бала:  Әле мондый мәтрүшкәнең
Була тагын сарысы.
(Слайд №7 – Сары мәтрүшкә)
 
Тәрбияче: Нәрсәләрдән дәва соң ул,
Нинди үлән анысы?
Бала:  Алтмыш төрле авыруга:
Эчәк, тамак, бавырларга,
Нервларга дәва – шул.
 
Ә менә монысы үги – ана яфрагы. (Слайд № 8 – Үги – ана яфрагы)
Бала: Исеменә туры килә җисеме дә –
Аскы ягы ефәк кебек, ә өскесе – салкын кар кебек.
Бала: Былтыр кышын
Бик каты ютәлләгәч,
Әни кайнатып бирде.
Ютәл бетте, күрәсез бит,
Файдасы бик-бик тиде.
Үги – ананың  яфрагы кулланыла. Ул ютәлдән бик файдалы.
 
Соңгы табышмакны тыңлагыз әле.
Сары төсе – бал кебек,
Ак чуклары – кар кебек.
Әллә ничә авыруга
Файдасы бар, эч белеп. ( Слайд №9 –ромашка)
Ромашка авыртуны баса, ютәлдән бик файдалы, тамак авыртканда, тамакны да чайкасаң, бик файдасы тия. Аның  чәчкәләре кулланыла.
 
Димәк, сез дару үләннәрен бик яхшы  беләсез икән.
 
Балалар, әйтегез әле, барлык үсемлекләр дә дару үләне була аламы? Бик дөрес, агулы үсемлекләр дә бик күп. Һәм без сезнең белән бүген берничә агулы үсемлек белән танышырбыз. Безнең киләсе тукталыш “Агулы үсемлекләр” дип атала.
(Слайд №10 ачыла )
 
Слайд №11. Бу  үсемлек –  Бүре җиләге. Җимешләре кызыл төстә, кызыктырып тора. Бик агулы.
 
Слайд 12. Бу үсемлек – Тилебәрән орлыгы. Аның орлыклары мәк орлыгына охшаган. Кешене тилертә.
 
Слайд  13. Бу үсемлек – Карга күзе. Дүрт яфрак һәм уртасында кара бер җимеш. Ашарга ярамый, агулы.
Слайд № 14. Бу үсемлек –  Балтырган. Аның суы кешенең тәнеңә тисә, пешерә. Димәк балалар, үсемлекләрне яхшы белмичә, теләсә кайсын җыярга ярамый.
 
Ә хәзер ял итеп алыйк әле. Безнең киләсе тукталыш Ял минуты – “Бу аланда чәчәкләр күп”. – Слайд №15.
Үсемлекләрнең яфраклары, чәчкәләре, тамыры гына түгел, җимешләре дә файдалы икән. Нинди үсемлекләр икән алар?
 
Киләсе тукталыш Слайд №16 - “Исемен һәм файдасын әйт!” дип атала.
 
Слайд №17 – Миләш.
Бала: Бу – миләш. Ул  баш авыртканда кулланыла.
 
Слайд № 18 –  Балан.
Бала: Бу – балан. Ул ашказаны авыртканда, кан туктату өчен дә кулланыла.
 
Слайд №19 – Кура җиләк.
Бала: Бу – кура җиләге. Ул салкын тигәннән бик файдалы. Температураны төшерү чарасы.
 
Слайд №20 – Гөлҗимеш.
Бала: Бу – гөлҗимеш. Ул хәл булмаганда, витамин буларак кулланыла.
 
Слайд № 21 –  Кара карлыган.
Бала: Бу – кара карлыган. Ул хәтер начар булганда, тын юлларына салкын тигәндә бик файдалы.
Димәк, үсемлекләрнең җимешләре дә бик файдалы икән.
Балалар, бу дару үсемлекләре, үләннәр  ничек үсеп чыгалар микән.
 
Безнең киләсе тукталыш –  Слайд №22 – “Үсү процессы” дип атала.
 
Слайд №23.   Җил белән орлыклар төрле якка очалар.
 
Слайд №24. Кошлар томшыкларына кабып очканда, орлыкларны төрле җиргә төшерәләр.
 
Слайд № 25. Орлыклар кешеләрнең киемнәренә ябыша. Чистартканда, төрле җиргә ташлана.
 
Слайд № 26 . Орлыклардан үсемлекләр үсеп чыга. Ләкин, әлбәттә инде, без һәр үсемлекне үстерүче – Аллаһ икәнен онытмаска тиешбез.
Ә җимешләре була торган үсемлекләрне кешеләр үзләре дә  бакчага утырталар.
Балалар, безгә таба Ромашка йөгерә түгелме соң?
 
Инценировка “Шифалы табиблар” В. Монасыйпов.
Сәяхәтебезне дәвам итәбез.  Киләсе тукталыш Слайд №27 - “Кайсысы артык?” дип атала.
Өстәлдә һәрберегезгә дә рәсемнәр бар. Шулар арасында берсе артык. Нинди рәсем артык, ни өчен? Артык рәсемне икенче рәткә алып куябыз.
Булдырдыгыз балалар!
 
Дару үләннәрен җыюның үз кагыйдәләре бар. Киләсе тукталыш Слайд №28. “Җыю кагыйдәләре” дип атала.
 
Рәсемнәрне карарга, нәрсә аңлатканын әйтергә. Уен “Әйтеп бир!”.  Димәк, дару үләннәрен дөрес җыя белергә кирәк икән.
 
Булдырдыгыз, балалар. Менә сәяхәтебез ахырына якынлаша.
Бала:   Узган чакта урманнардан,
Болыннардан, аланнардан,
Очраттык бик күп дару үләннәрен.
Инде хәзер танырбыз,
Киләчәктә кулланырбыз!
Табигать байлыкларыннан дөрес файдаланыйк, сәламәтлегебезне саклыйк. Сәламәтлек – ул безнең байлыгыбыз. Ә хәзер сезне үлән чәе эчәргә чакырам.


Приложенные файлы


Добавить комментарий