анкета сораулары


ӘТИ - ӘНИЛӘР ӨЧЕН АНКЕТА СОРАУЛАРЫ
Сез балагызны гаиләгездәге өкән кешеләргә игътибарлы дип әйтә аласызмы (мисаллар китерегез)?
Сез балагызны өлкәннәргә ярдәм итәргә өйрәтәсезме ( үз әби – бабасына, урамдагы ялгыз карт – карчыкларга)?
Балагыз белән бергәләп ислам әхлагы, дин турында китаплар укыйсызмы, гаилә китапханәгездә шундый ничә китап бар (исемнәрен атагыз)?
балагызга үзенең укучы почмагын тәртипкә китерергә кирәклеген гел кабатлап торасызмы, әллә ул аны үзе белеп эшлиме?
Балагыз үзендә булган әйберләрне иптәшләре белән бүлешә беләме (белә икән, сез моңа ничек ирештегез?)?
Бүләкне аңа бирмичә, гаиләдәге башка кешегә биргәндә балагыз нинди хисләр кичерә?
Сезнеңчә, бала күңелендә яхшылык, кешеләргә карата ихтирам, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү өчен гаиләдә әти кешенең роле нинди?
Гаиләдә дини бәйрәмнәрне ничек билгеләп үтәсез?

Приложенные файлы

  • docx 1045492-1-ti
    Размер файла: 12 kB Загрузок: 0

Добавить комментарий