Бу- бик кызык!




“Ак чәчәкләр”дәге табиб – мин!”
Заманында Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы чын-чынлап бестселлер иде. Бүген Паоло Коэльо яисә Габриэль Гарсиа әсәрләре белән җенләнсәләр, ул вакытта чират торып “Ак чәчәкләр” китабын сатып алдылар.
Иң беренче булып әсәр “Казан утлары” журналында басыла. Бу — 1960 еллар. Аннары Татарстан китап нәшриятында ул аерым китап булып дөнья күрә. Соңгы тапкыр ул 1989 елда 100 мең (!) тираж белән басылып чыга. Китап урысчага тәрҗемә ителгәч тә, иң күп укыла торган әсәрләрнең берсенә әверелә. Безнең авылга да бу роман кайткач, әни китап кибетендә шактый чират торып, 4 экземпляр сатып алды. Берсен үзебезнең гаилә китапханәсенә, калганнарын шул елны медицина университетын тәмамлаучы эне-сеңелләренә бүләккә тәгаенләгән иде. Күрше апа китапларны күргәч, әнидән аңа берсен булса да сатуын үтенде, икеләтә хак бирәм, дип сорады. Әни, укырга гына биреп тора алам, диде. Татар китабының никадәр зур дәрәҗәдә йөргән чагы! Шул вакытта без, бала-чага, “Ак чәчәкләр” романын кулдан-кулга йөртеп укып чыгып, бер-беребезгә Гөлшәһидә, Асия, Мансур, Гөлчәчәк дип дәшеп уйный идек. Табиблар булырга хыялландык.
 
Күптән түгел балачакның бер матур хатирәсе итеп романны яңадан укып чыктым. Яңа заман кешесе өчен бу әсәр әллә ни кызык түгелдер, чөнки монда партия идеологиясе өстенлек итә. Габдрахман Әпсәләмов совет чоры язучысы буларак, романда Аллаһка ышануны, дога белән өшкерүләрне кыргыйлык дип күрсәтә, руханилардан көлә, латин графикасында татар телле элмә такталарны да искелек калдыгы дип яза, партиягә дан җырлый. Ләкин әсәрне элек укыган кешеләрдә бу урыннарның берсе дә истә калмагандыр, чөнки Әпсәләмовның табиблар тормышы, аларның хезмәте турында язуы, Гөлшәһидә белән Мансурның мәхәббәт тарихы романга карата кызыксынуны киметми.
 
Романның төп геройлары — татарның беренче табибы булып сурәтләнгән Әбүзәр Таһиров һәм яшь белгечләр Гөлшәһидә белән Мансур. Таһировның прототибы — атаклы профессор Терегулов. Гөлшәһидә дә юктан туган образ түгел. Габдрахман Әпсәләмовның күршесендә генә Казан медицина университетын тәмамлап, терапевт булып эшләп йөрүче кыз яшәгән. Аның исеме — Зөмәрә Зарипова. Зөмәрә апа әле дә исән. Аңа бүген 86 яшь. Гомер буена ак халатына тап төшермичә хезмәт иткән шәхес ул.
 
— Безнең йортны язучылар йорты дип әйтергә була, бу өйдә Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Афзал Шамов, берничә театр артисты яшәде, — ди Зөмәрә апа. — Габдрахман абый гаиләсе бездән ике кат астарак торды. Ул данлыклы язучы, исеме бар җирдә яңгыраган билгеле шәхес иде. Без Маяковский урамындагы йортка күченгәндә Габдрахман абый чирли, әкрен генә йөри иде. Урамга сирәк чыккалады, күп вакытын кабинетта язу эше белән уздырды. Барлык хуҗалык эше хатыны Мәдинә апа җилкәсендә булды. Габдрахман абый йөрәк чире белән интекте, берничә тапкыр инфаркт кичерде, шуңа күрә аны өйдәгеләр саклап йөртте.
 
Озаклап хастаханәдә ятулары аңа табибларның тормышын тулысынча күзалларга мөмкинлек биргәндер дип уйлыйм. Ул башта Әгерҗе районына табиб булып эшләүче якташы турында очерк язарга бара, ләкин эшен төгәлләми, башка роман өстендә эшли башлый. Моны аның якыннары сөйләделәр.
 
Аннары язучы инфаркт кичерә һәм хастаханәгә эләгә. Шунда “Ак чәчәкләр” романын яза башлый. Элек хәзерге кебек кешене 10 көн үтү белән “сәламәт” дип чыгарып җибәрмиләр, авыру табиблар күзәтүе астында 1-2 ай дәвалана иде. Габдрахман абый анда тик ятмый, берничә дәфтәр кулъязмасы барлыкка килә. Өйгә кайткач, миннән табиблар тормышы турында сораша иде. Әти-әнием, балачагымны, университетта укыганымны сөйләткәнен хәтерлим, ләкин нинди максаттан сораганын гына аңламадым. Берзаман ул миннән авырулар тарихын алып кайтуымны үтенде. Ул вакытта Тимерьюлчылар хастаханәсендә эшләдем, җитәкчелектән рөхсәт сорап, распискалар калдырып, Габдрахман абый гозерен үтәдем. Ул аларны җентекләп өйрәнде.
 
“Ак чәчәкләр” романы язылып беткәч, язучы иң беренче булып аны миңа укырга бирде. Медицина өлкәсенә кагылышлы хаталарга игътибар итәргә, төзәтергә кушты. Минем өчен бу бик зур мәртәбә иде. Йотлыгып укыдым, берничә көн эчендә укып бетердем. Караламага әллә ни күп төзәтмә кертмәдем шикелле, чөнки Гөлшәһидә белән Мансур мәхәббәтен укып тәэсирләнгән идем. Габдрахман абый белән очрашкач, ул миннән: “Йә, ничек?” — дип сорады. Әсәрне бик ошатканымны әйттем. Берзаман ул: “Син үзеңне таныдыңмы соң?” — ди. Аптырап киттем. Шул чакта Габдрахман абый, көлеп: “И юләр, Гөлшәһидә ул син бит!” — диде. Мин яңадан укып чыктым. Чыннан да, Гөлшәһидә тасвирламасы миңа туры килә иде. Минем дә озын кара чәч, куе керфекләр, зифа буй. Хәзер картайгач, китаптагыча миңа да сокланып карыйлар иде дип мактанып әйтә алам. Гөлшәһидә Казанда укуын тәмамлагач, Акъяр авылында табиб булып эшли. Мин дә шактый вакыт авыл кешеләрен дәваладым.
 
“Ак чәчәкләр”не яңадан игътибар белән укыгач, тагын берничә табибны таныдым. Габдрахман абыйдан сорагач, “Әйе, шул кешеләр”, диде. Ул чорда Казанда табиблар күп түгел, ә талантлыларын бармак белән санарлык иде. Романдагы берничә вакыйга тормышта чыннан да булды, алар белән бөтен Казан шаулаган иде.
 
Миннән соң романны тагын берничә дәрәҗәле табиб укып чыкты, алар китапта тасвирланган дәвалау ысуллары турындагы урыннарга өстәмәләр, үзгәрешләр керткән. “Ак чәчәкләр” китап булып басылгач, Габдрахман абый миңа аны иң беренчеләрдән булып имзасын куеп бүләк итте. Мине бик якын итте ул, еш кына аны искә төшерәм.
 
— Зөмәрә апа романдагы Гөлшәһидә булгач, күпләрне иң кызыксындырганы — аның чын тормышындагы мәхәббәт тарихы. Төп геройлар газаплы мәхәббәт утында яна. Ә Зөмәрә апаның ире кем була? Яшь, чибәр белгечкә табиблар күз атып йөрсә дә, аның күңелен башка кеше яулап ала дип беләм?
 
— Мин дә Гөлшәһидә кебек соң гына кияүгә чыктым. Булачак ирем Мөнир белән дус кызыма кунакка баргач таныштым. Ул телгә бик оста иде, берничә тапкыр биергә чакырды. Аннары кичләрен мине очрашуларга дәшә башлады. Шашып гашыйк булдым дип әйтә алмыйм, ләкин аралаша башлагач, анда ышанычлы гаилә башлыгы булырдай ир чалымнарын сиздем, аның кияүгә чыгарга тәкъдименә ризалык бирдем. Өйләнешкәндә аның урта белеме генә бар иде. Университетка юриспруденция буенча укырга керергә карар кылды. Балаларыбыз: “Әти, ник әни врач, белеме бар, ә синеке юк”, — дип әйтмәсеннәр, хурланмасыннар өчен үҗәтләнеп укыды һәм максатына иреште.
 
Бер кызыклы истәлек. Туебызда Салих Сәйдәшев булды. Безнең әти Ибраһим гомер буе татар театрында ут куючы, монтажник булып эшләде. Торган йортыбыз да хәзерге Тинчурин театры янәшәсендә иде. Без үскән өйдә бүген Салих абыйның музее урнашкан. Анда берничә гаилә яшәде. Өске катта Салих абый хатыны Асия апа белән торды, беренче каттагы бүлмәләрдә берничә гаилә сыешып гомер кичерде.
 
Иң зур гаилә безнеке, әти-әни 5 бала үстерде. Мин — икенче бала. Абый үз теләге белән сугышка китте, ә берничә айдан аның “похоронка”сы килде. Әти-әнинең төп ярдәмчесе булып мин калдым. Ярлы яшәдек, ләкин теләнмәдек. Әти алтын куллы иде, теләсә нәрсәне рәтләп, аңа җан керте, ләкин бер тиен дә акча алмады. Әни аны һәрвакыт: “Рәхмәт белән балаларны туендырып булмый!” — дип тирги иде. Көндезен татар мәктәбендә укыдым, ә кичен әтигә театрда булыштым, прожекторларны сәхнәгә юнәлдерү — минем вазыйфа. Медицина университетына да үз тырышлыгым белән кердем, югары уку йортында барысы урысча булса да, башкалардан калышмадым. Зур гаиләне ашатыр өчен кичен Бауман урамындагы кинотеатрда кассир булып эшләдем.
 
left0Салих абый безнең гаиләне һәрвакыт жәлләде. “Ибраһим, авыр сиңа, балаларыгыз күп”, — ди торган иде. Безне булган ризыгы белән сыйлады. Мин кияүгә чыкканда Салих абыйны кунакка дәштек. Ул миңа кашлы алтын йөзек бүләк итте. Шәмәхә төстәге александрит ташы. Хатыны Асия апада төрле зәркән бизәнү әйберләре күп иде, күрәсең, ул аның йөзеге булгандыр. Туйда Салих абыйның музыка коралында уйнавын хәтерләмим, ә менә җырлаганы, бик күңелле итеп утырганы күз алдымда. Аны бик кактылар, рәнҗеттеләр, күзләре һәрвакыт моңсу иде. Бу йөзек минем өчен зур истәлек. Бик яратып кидем аны.
 
“Ак чәчәкләр” романы белән бәйле тагын бер кызыклы вакыйга бар. Иремнең Әрмәнстанга командировкага барган чагы. Кире кайтырга дип юлга чыга, ә очкычка билетлар юк. Моның ялваруына кассир хатынның бер кылы да селкенми, китап укып тик утыра икән. Нәрсә укыганын кызыксынып сорагач, хатын, “Белые цветы” дип, китап тышлыгын күрсәткән. Мөнир автор белән бер йортта яшәвен, Гөлшәһидәнең чын исеме Зөмәрә икәнен бәйнә-бәйнә сөйләп биргәч, билет та тиз табылган, хәтта ирем бу хатынга Габдрахман абый урынына автографын да биреп калдырган.
 
Ирем белән ике бала: Дамир һәм Әлфияне тәрбияләп үстердек. Әлфия — чит телләр белгече, Дамир милициядә эшләде, ләкин аны үтерделәр. Аңа 45 яшь иде. Аны җирләп өч ел үткәч, ирем дә бакыйлыкка күчте. Ике оныгым бар, 5 оныкчыгым белән мактана алам.
 
Зөмәрә апа әйтүенчә, “Гөлшәһидә — мин ул!” дигән тагын бер хатын булган. Кешеләргә сөйләп йөргән, Габдрахман абыйның хатыны Мәдинә апага бу турыда хат язган. Мәдинә апа Әпсәләм
Ирина ТабишеваCтудент чакта йотлыгып укылган китап... бик бик ошады ул мина...
6 фев 2013|Комментировать

Зульфия Мансур-Ганиуллина"Ак чәчәкләр" романын яшьлегемдә яратып укыдым. Гөлшәһидә җырын гомер буе үз алдыма җырлап йөрим. Әлмәт якларына юлым төшсә, Акъяр (Агеево) авылы аша үткәндә, һәрвакыт миемне: "Гөлшәһидә шушында яшәдеме икән?"- дигән уй бораулый. Узган җәй хәтта юл уңае Акъяр чишмәсенә сугылып, суын авыз иттем. Яраткан Гөлшәһидәмнең прототибы булган Зөмәрә ханым белән танышуыма бик шатмын!)
2 июн 2012|Комментировать

Халиса Сибгатова"Ак чэчэклэр" романын мэктэп елларында ук укыган булсам да,эчтэлеге буген укыган кебек хэтередэ саклана. Искиткеч роман! "Голшэхидэ" жырын озак еллар концертларыбызда репертуарыбыздан тошермэдек. Голшэхидэнен протативын белгэч бу романны кабат укып чыгарга булдым5
23 янв 2012|Комментировать

Роза ХаковаИ-и-и, укып та карадык инде без ул "Ак чәчәкләр"не!! Кулдан-кулга йөрттек. Бер-беребезгә бүләк итештек. Хәзер Зифа Кадыйрованы укыйбыз, бөтен авыл белән.
20 дек 2011|Комментировать

Розалия ВасиловаГ.Эпсэлэмовнын "Ак чэчэклэр" романы ин яраткан китапларымнын берсе. Ничэ тапкыр укып чыкканмындыр... Инде менэ Голшэхидэнен прототибын да белдек,Зомэрэ апа,рэхмэт сезгэ ,сез булмасагыз, бэлки роман да булмаган булыр иде...
11 апр 2011|Комментировать

Приложенные файлы


Добавить комментарий