Гади ??м кушма ??мл? синтаксисын кабатлау ?чен карточкалар


Гади һәм кушма җөмлә синтаксисын кабатлау өчен карточкалар (тиешле тыныш билгеләрен куярга, тулы синтаксик анализ ясарга)
№1
Музыка тынды халык залга керә башлады. (Ә. Еники). Кайдадыр еракта кемдер курай уйный   һәм аның моңнары бөтен Агыйдел буйларына тарала. (М. Әмир).  Болыттан җиргә кадәр улак булып салават күпере сузыла шул улак буйлап гөрләвек агып төшә. (Г. Сабитов). 
№2
Эшне эшләргә кем белми тик җае туры килми. (Мәкаль). 
Хәтерләргә тырышып карыйм юк зиһен мондый исемне өстерәп чыгара алмый. (Ә. Баянов). 
Яңа заман яңа байлыклар тудыра ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәк. (Ә. Еники). 
Иң биек ботак очларында җилләргә дә бирешмичә ике-өч алма калтыранып утыра ара-тирә сары яфраклар коелып төшә. (Ф. Садриев). 
№3
Гомер узмый 
Без узабызШул гомер буйлап (Р. Миңнуллин).Тәбрик кулларын юмакчы булып иелгән иде бабасы рөхсәт итмәде. (Ә. Баянов). 
Заһидәнең оеклары лычма су бөтен җире пычранып беткән. (М.Әмирханов). 
№4
Ярты көннән артык урманда тулганды Җик Мәргән ник бер җан иясе очрасын. (М. Хәбибуллин). 
Ел артыннан ел узган малай егет булып җиткән. (Әкият). 
Әни тамак кырды әллә нәрсәләр миңа ымлады мин көлә-көлә егеткә сөйли бирдем. (Г. Исхакый). 
№5
Яр буендагы эсселек кимеде яшькелт дулкыннарның дымлы җиле иркәләде. (М. Әмирханов). 
Очар кошлар очсын
Зәңгәр күкне кочсын ә без калыйк туган төбәктә (М. Гыймазетдинов).
Үзе күңеленнән шулай дип кабатлады ә үзенең кымшанырлык та әмәле юк иде. (Р. Мөхәммәдиев). 
№6
Аның күзләренә ишек алдындагы яшел чирәм бәрәңге бакчасы түтәлдәге суган-кишерләр кыярлар чагылып кала да бөтенесен кар күмә. (Ф. Садриев). 
Чәйнең дә тәме булмады әти әни берлә дә сүз көйләнмәде. (Г. Исхакый). 
Хәер, мәчет катындагы кечкенә мәдрәсә булган әмма ләкин электр да, клуб та булмаган. (Ә. Еники). 
Ләкин ул барысын да шаккаттырып фән юлыннан китте һәм үзе дә мондый һөнәр сайлауга бер дә үкенми иде. (З. Хөснияр).
№7
Ярлылыктан кеше үлми кыйнала тик җан мескен. (Мәкаль). 
Янә яшен яшьнәде янә күк күкрәде. (М. Әмир). 
Ә бит хан кызы үзе дә бик яхшы укый иллә нигәдер һәрчак мөгаллименнән укытасы килә. (М. Хәбибуллин). 
№8
Оясында ни күрсә очканында шул булыр. (Мәкаль). 
Ул вакыт агышын югалтты әйтерсең лә аның үз вакыты. (Ф. Садриев).
Әйттем ич инде гаделлек дигән кош артыннан мин җир читенә дә барырга риза. (М.Әмирханов). 
№9
Шунысы гаҗәп тавышы бер дә картаймаган икән бит аның. (М. Гали). 
Кемдер шулай кисәтә анны хәтта ул кемдер аны өркетә, куркыта шикелле. (З. Хөснияр). 
Шунысына игътибар итегез халыклар гадәтләре белән бер-берсеннән ул вакытта нык кына аерылып торганнар. (З. Хөснияр).
№10
Хатны кыз да укып карый дөрестән дә шулай язылган була. (Әкият). 
Адресын кайдан алган булсаң телефон номеры да шунда булырга тиеш (Г. Әпсәләмов).Караңгы төшүгә Туктамыш тагын бер кат артына әйләнеп карады (Г. Гарифуллин).
№11
Көн салкын булса да ноябрь кояшы үзен сиздерә башлады (М. Галиев).
Яңгыр башланганга күрә алар бар нәрсәләрен җыеп кайтып киттеләр (Г. Әпсәләмов).
Китү көннәре җитмәс өчен ул кулыннан килгәннең барысын да эшләргә әзер иде (Ф. Латыйфи). 
№12
Көче бар тау күчерер (Мәкаль). 
Өем минем яктырсын дип
Ут элдердем шәмнәргә (Л. Лерон).Ходай кушылдырганны кеше аера алмас. (Мәкаль).
№13
Башкалар ду килеп шаулашып шатланышып барганда мин моңаеп барам. (Г. Исхакый). 
Әти-әнисе аның хәлен белеп торсын дип ул аларга атна саен хат язды (Ф. Хөсни).
Үзең тапмаган малның кадере булмас. (Мәкаль). 
№14
Казларны юып келәт киштәсенә менгереп элгәннән соң кызлар эре көмеш чәчәкләр төшерелгән яшел зәңгәр чиләкләр белән чишмәгә су алырга төшәләр. (Г. Бәширов).
Хатын да уңайсызлануын яшерә алмыйча кулындагы базар сумкасын бер кулыннан икенчесенә күчерә иде.
Пароход инде күптән узып киткән болытлар белән күк йөзе тукталып калган тик Шәфика гына башының җиңелчә әйләнү рәхәтеннән баскан җирендә тик тора.

№15Көтелмәгән бер вакыйга булды һич уйламаганда Бәдрия карчык килеп төште.Сәбәбе бар адәм балаларының үткәнен кемлеген ниләр кылганын белмәгәнгә, мин аларның тышкы кыяфәтләрен күзәтәм.
Һәркемгә мәгълүм ки илне хуҗасызлык тарката.
Мин беләм сез үзегезне генә кайгырта торган кеше түгел.
№16
Сугыш башлану аркасында Карлыгач укырга китә алмый калды.
Газинур өйгә кайтып кергәннән соң кайнар токмачны зур агач кашык белән ашыга-ашыга ашый башлады.
Су өсте тыныч шуңа күрә ай бик шома алтын багана булып Агыйдел төбенә сузыла.
№17
Тузан белән өйгә төрле микроблар керә шуңа күрә һәр кеше өйне чиста тотарга тиеш.
Аякны сөртеп керү өчен ишек төбенә киндер кисәге җәелә.
Эшче кешенең тормышы шундый бит һәрвакыт иптәшләрең белән буласың.
№18
Иртәгә иртүк торасы бар чөнки бәйләнмәгән егерме гектар җир көтеп тора.
Өч көн үткәч төнлә белән Якубның тәрәзәсен чирттеләр.
Маяклар сүнүгә пароходның тирә-ягы бөтенләй караңгыланып китте.
№19
Габдулла яңадан күзләрен ачканда ат ниндидер авыл урамы буйлап бара иде.
Күтәрү краны килсә төзелеш тиз тәмамланачак.
Сәфәргали туктаган төркем янына унтер-офицер чинындагы берәү килеп чыкты.
№20
Нәгыйм өйгә кайткан чакта Миңсылу һичнәрсәдән хәбәрсез йоклый иде.
Хәзер ноябрьнең беренче атнасы булуга карамастан көннәр һаман коры әле.
Иртә белән өй түбәләрен каралты башларын урамнарны агартып ап-ак кырау төшә.
№21
Озакламыйча зур үзгәрешләр булыр тиздән куанычлы хәбәрләр ишетелер.
Ул йомыш шул без сине Кырымга җибәрмәкче булабыз.
Чүкечләр тынып торган арада тимерче Мостафаның карлыккан тавышы гына ишетелде.
№22
Алар тиз генә юлдан чыктылар шул арада бер атлы кеше узып китте.
Кайда эләксәм шунда сезнең нәсел кирәгемне бирде.
Шундый газаплы фикерләр эчендә утырган чакта аның күзләре басу капкасына таба текәлделәр.
№23
Ат килеп туктауга ул картлар белән татар телендә исәнләште.
Тагын шунысы бар иртәгә бәйрәм буласы билгеле түгел әле.
Сиңа миннән киңәш шул кешеләргә сереңне сөйләмә.

Приложенные файлы


Добавить комментарий