Туган авылым


Чтобы посмотреть презентацию с картинками, оформлением и слайдами, скачайте ее файл и откройте в PowerPoint на своем компьютере.
Текстовое содержимое слайдов презентации:

Актаныш төбәге – иң гүзәл төбәк. Кояш иң беренче булып аксыл,саргылт, кызгылт төсләрне үзенә җыеп, матур булып безнең Актанышта чыга. Мондый төс бары тик минем туган ягыма гына хас. Аның алсулыгы кояштан, аксыл-сарысы – йортлары буявыннан, ап-агы – Агыйделдән.... Авылым күренеше. Сөн буйлары, әйтерсең лә, чишмәләр йолдызлыгы… Авылның борынгыдан килгән җирле атамалары. Салавыз сырты Шырлык Мәчет саклавы Нәкый сушилкасы Халик усагы Салавыз сырты – элек ул урыннан Сөн елгасына Агыйделдән килгән салны кертеп туктатканнар. Шуңа күрә ул урын сал авызы дип, андагы сыртлы урын Салавыз сырты дип йөртелгән. Бу урын Түбән Юлдаш авылына каршы тора.Шырлык – бу урын Актанышка бара торган юлның ике ягында урнашкан әрәмәлекләр,болыннарны атыйлар. Элекке вакытта колхозның келәтләре, әвеннәр, кое булган. Бригада колхозчылары шунда эшләп, ашарга пешереп кунып ятканнар.Мәчет саклавы - шырлык әрәмәсендәге бу урында каен , усак, имән агачлары үскән. Бу агачларны кисәргә ярамаган. Мәчеткә кирәк-ярак өчен аны саклаганнар.Халик усагы – Шырлык башланган урында элек бик күп усак агачлары үскән. Шул урынны кеше исеме белән шулай атап йөрткәннәр. Хәзерге вакытта анда болын.Нәкый сушилкасы- Нәбиев Фоатның әтисе Нәкый ашлык киптерү өчен киртәләрдән биек итеп сушилка ясый. Киртәләр өстенә ашлык салганнар. Астан мичкә ягып ашлыкны киптергәннәр. Бу урын Аеш авылына бара торган олы юлның уң ягында, кечкенә әрәмәлектә урнашкан.Ачы - Сөн елгасы буйлап Аеш сибенә кадәр басулар шулай аталган. Аның туфрагы уңдырышсыз ачы була, сазлыклар алып тора.Түгәрәк ачы - авылның Сөн елгасы буйлап Илеш авылы ягына таба печәнлекләре бар, шундагы зур түгәрәк аланны атыйлар. Бу аланның печәнен хәзер дә хуҗалыкларга бүлеп бирәләр.Нечкә саз - Ачы дип йөртелгән печәнлек җирләрендәге саз шулай атала.Озынкул – Ачы дип аталган якта Аеш авылы белән Кәзкәй җирен аерып торган урын.Тимер тырнак сырты – Ачы дип аталган якта нефтьчеләрнең Башкорт ягына чыга торган юл буендагы сыртлы урынны атыйлар. Хәзерге вакытта ул печәнлек җире.Кабак күле - 1875-1880 еллар тирәсендә элекке тавык фермасыннан өстәрәк урында кабак ( аракы сата торган магазин) салына. Аның янында озын күл бар .Бу күлне дә кабак күле дип атый башлыйлар.Каен бакчасы – Шырлыкта Нәкый сушилкасы дигән җиргә каршы элек бик күп төз каеннар үскән. Хәзерге вакытта анда болын. Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган төбәгебезенең тарихын җентекләп өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итепоештырырга тиешбез. Тормышыбызда нәфрәт уятырлык вакыйгалар очрап торса да, сокланып , яратып , горурланып сөйләрлек туган җиребез бар, табынырлык кешеләребез бар. Кешелек дәвам итә. Әле бездән соң да, буыннан-буынга матур җырларыбыз, күркәм эшләребез күчеп барыр. Көн артыннан көн туа. Кеше гомере аккан су кебек, искән җил кебек тиз генә үтеп тә китә. Без дөньяда яшибез икән, үзебездән соң килгән буыннарга да аналарны олылау, туган җиребезне, туган телебезне, динебезне хөрмәт итү, табигатьне саклау кебек күркәм сыйфатларны, гореф-гадәтләрне яшь буынга түкми-чәчми тапшырырга, мирас итеп калдырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.

Приложенные файлы


Добавить комментарий