Н?рс? ярый, н?рс? ярамый


Тема. Нәрсә ярый, нәрсә ярамый?
Максат. Татар халкының рухи хәзинәсен, халык педагогикасын өйрәнү аша укучыларда кешелеклелек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү; фикер йөртергә, әдәби әсәрләргә җитди карарга, тирәнтен уйланырга күнектерү; дәрестә алган белемнәрнең яшәешкә яхшы этәргеч булуына ирешү.
Җиһазлау. Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет-нәсихәт” китабы, презентация.
Дәрес барышы.
Менә без сезнең белән чираттагы сыйныф сәгатенә җыелдык. Хәзер теләгән кеше өстәл өстенә, теләгән кеше тәрәзә төбенә менеп утырсын да дәресебезне башларбыз. Нигә аптырашта калдыгыз? (Өстәл өстенә дә, тәрәзә төбенә дә утырырга ярамый)
-Ә кайда ярый?
-Утырыр өчен урындык бар.
-Әйе шул. Алайса урындыкларга утырыгыз да сөйләшүне дәвам итәрбез. Сез өстәл өстенә утырырга ярамый, дидегез. Ни өчен ярамый?
-Өстәл-ашау, эшләү урыны. Ул әйберләр кую өчен язу, дәресләр әзерләү өчен кирәк.
-Укучылар, сез фильмнар карыйсыз. Аларда менә шундый күренеш очрый: каяндыр арып-талып кайтып кергән кешеләр диванга килеп утыралар да, аякларын өстәлгә куеп, башны артка ташлап ял итәләр. Сез дә шулай ял итәсезме? (Фикерләр тыңлана)
- Әйе, безнең татар халкында мондый гадәт юк.Без өстәлне ризык кую, ашау урыны дип беләбез. Ә ризык-иң изге нәрсәләрнең берсе. Аны таптарга , аяк астына салырга ярамый. Чит ил кешесе, иң беренче чиратта, сәламәтлекне саклауга нык игътибар итсә (аякны югары куйсаң, ул ял итә, кан йөреше яхшыра), безнең халык исә әхлак, әдәп мәсьәләсенә зур әһәмият бирә. Мондый ямьсез күренешләрне киноларда күрсәтәләр дип, зыялылык сыйфаты дип аңлап, без алай кыланырга тиеш түгел. Һәр халыкның үзеннең яшәү кагыйдәләре, үз гореф-гадәтләре бар.
-Ә ни өчен тәрәзә төбенә утырырга ярамый?(Тәрәзә төбенә гөлләр куябыз.)
-Дөрес,укучылар. Кечкенә чакта тәрәзә төбендә аягыңны селкеп утырудан да рәхәт нәрсә бар микән? Менә шундый чагыңны күргән әби: “Балакаем, тәрәзә төбенә утырырга ярамый. Үсмәссең!”-дия иде. Ә кечкенә чакта кемнең үсәсе килмәсен инде! Менә шуңа күрә тәрәзә төбенә утырмый идек. Шулай итеп, без нинди темага сөйләшергә җыелдык инде?
-“Нәрсә ярый, нәрсә ярамый” темасына.
- Мин бер төркемгә- “Нәрсә ярый?”, икенче төркемгә “Нәрсә ярамый?” темасына җаваплар әзерләп килергә кушкан идем.
- Әзерләдегезме? Әйдәгез әле, “Ярый”дан башлыйк.(Фикерләр тыңлана.)
-Балалар, халкыбызның бөек шагыйре Г.Тукай да бик матур итеп бер “ярый” турында шигырь язган. Нинди шигырь икән ул?
-“Эш беткәч, уйнарга ярый”
-Нәрсә турында әле ул шигырь?
Бик матур бер җәйге көн:
Өстәл янында бер сабый
Ян тәрәзә каршында
Иртәнге дәрсен карый.
Аны үз янына Кояш, Сандугач, Алмагач чакыра. Ә сабый аларга: “Уйнасам, дәресем кала. Эш беткәч кенә уйнарга ярый”, -дип җавап бирә. Дәресләрен карап бетергәч. Ул бакчага чыга. Үз сүзендә тора белгәне, акыллы булганы өчен, Кояш аңа җылы нурын сибә, Сандугач матур җырын суза, Алмагач матур, кызыл алмалар бүләк итә.
-Ә сез ничек эшлисез? Эш беткәч уйныйсызмы, әллә уйнап туйгач кына эшкә тотынасызмы?
-Ә хәзер “Ярамый” га күчәбез. (Фикерләр тыңлана)
Балалар шагыйре Ш.Галиевның “Түкми-чәчми” дигән шигырен тыңлыйк.
-Әни, әни, Расих минем
Тасмаларымнан тартты...
-Әни, әни Бану миңа
Бер йомарлам кар атты.
-Әни,әни, Бәхетгәрәй
Кергәндә аяк чалды...
-Әни, әни, Исламия
Мине үчекләп калды.
-Әни, әни, Кәүсәрия
Биткә бирмәкче иде...
-Әни,әни, иптәшләрем
Миңа “әләкче” диде.
-Әләкләшү нинди сыйфат?
-Начар.
-Ни өчен?
-Әйе, сүз йөртү-зур оят, хурлык, гөнаһ. Һәркемгә дә бу турыда уйларга кирәк.
-Татар халкы әләк турында ни ди икән?
Адәмне адәм иткән-әдәп, адәмне Һәлак иткән-әләк.
Әләк-адәм үтерер.
Әләк төбе-һәлак.
Бу мәкальләр- халкыбызның акыллы сүзләре. Алар буыннар аша күчә-күчә, безнең көннәргә килеп җиткәннәр.
Ш.Галиевның “Борау” шигырен тыңлагыз әле.
Сорамадым соравын,
Алдым бабай боравын.
Нинди файда эшлисе,
Кайда, нәрсә тишәсе?
Күреп җидә ятканын,
Тиштем шома тактаны.
Ә аннары- капканы.
Кем уйган ишек, диеп,
Җайлы соң ничек, диеп,
Йөрерләр бал кортлары,
Бакчада бит йортлары.
Җиләс һава керсен дип,
Өф-өф итеп өрсен дип,
Тишеп чыктым бишекне,
Тәрәзне һәм ишекне.
Бигрәк нык икән мичкә,
Тиштем бит көчкә-көчкә.
Сиптереп торгач шулай,
Су алырга бик уңай.
Борауны борам, борам,
Борам, остара барам!
Боравымны кулдан алып,
Колакны борды бабам...
Эшлисең дә эшлисең
Ә рәхмәт ишетмисең!..
-Бу шигырь белән автор нәрсә әйтергә тели?(Сорамыйча әйбер алырга ярамый.)
-Бабай ни өчен малайның колагын борган?
-Бу шигырьдә автор нинди эшне уңай дип белдерә?(“Бору” уңай эш дип санала.)
-Ә ниндие начар эш дип санала?
-Ә ни өчен ул рәхмәт сүзе өмет итә?
-Нәрсә эшләсә аңар бабасы рәхмәт әйтер иде?
-Борау белән нинди файдалы эшләр эшләп була?
Балалар сезгә бер гыйбрәтле хәл турында сөйлисе килә. Әнисе үзенең улы начарлык эшләгән саен, коймага бер кадак кага бара. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә, армиягә барып кайта.Беркөнне ул кадакларга игътибар итә һәм әнисе янына килә.”Әни, нигә син шулкадәр күп кадак кактың?-дип сорый.
Әнисе: “Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен, мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, ничаклы алар”?-ди. Улы уйга кала һәм яхшылыклар гына эшләргә сүз бирә. Шулай эшли дә. Менә ананың улы да олыгая, әнисе исә картая. Улы әнисе янына беркөнне килә дә: “Әни, кара әле, коймада бер кадак калмады. Мин, яхшылык эшләгән саен, берсен ала бардым. Начарлыгыма каршы яхшылык эшләдем”,-ди.
Ә әнисе болай ди:”Улым, әйе, син күп яхшылыклар эшләдең һәм шулай итеп, начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик әнә, кара әле рәшәткәләргә. Аларның эзләре калган бит”.
Укучылар уйланыгыз. Үсә барган саен, үзегездә әдәплелекнең кешене
сөендерә торган өр-яңа сыйфатларын булдырырга тырышыгыз. Ярыйларны” күбрәк эшләп, “ярамыйлардан” тыелып яшәгез. Шулай булганда гына гадел, мәрхәмәтле, тәүфыйклы булырсыз.Тәүфыйгыгыз булса, бәхетегез булыр. Менә шул турыда бөек Тукаебыз “Бәхетле бала” шигырен язган.
Бәхетле бала..
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканны белсә,
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң, сулга;
Уенга салмаса ихлас-менә бәхете аның шунда.
Кешеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә.
Бәхетле булыгыз, балалар.
Балаларны Р.Фәхреддиннең “Балаларга үгет- нәсихәт” китабы белән таныштыру һәм аның турында әйтеп китү.
- Бүгенге сыйныф сәгатендә сез нәрсәләр белдегез?
-Үзегез өчен нинди яңалык ачтыгыз?
-Аны безгә ни өчен белергә кирәк?
Әдәбият
Ш.Галиев . “Сабантуй” газетасы, №27, 1997
Э. Камаева. “Фән һәм мәктәп” журналы, №3, 2012
Л.Минһаҗева, И. Мияссарова. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. Казан: ТаРИХ, 2010
Г. Тукай. Шигырьләр җыентыгы. Казан:ТаРИХ, 2002

Приложенные файлы


Добавить комментарий