День матери(на татарском языке).


Әниләр бәйрәме.
Р.Р.Набиуллина.
Татарстан,Зәй районы,
Югары Пәнәче
төп белем мәктәбе
укытучысы
Максат: Әниләргә, өлкәннәргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре,әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, укучыларның төрле яклап сәләтләрен үстерү,
иҗади активлыкларын арттыру, сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
Җиһазлау :”Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз”, “Әнкәй җирдә иң зур кеше”, “ Ана- бөек исем! “ плакатлары, балалар чыгарган газеталар, рәсемнәр, иншалар.
1.Хәзер сүзне иң кечкенәләребезгә бирәбез.
Һәркемнең дә әни сүзенӘйтеп теле ачыла.Әни сүзен укыйбыз безӘлифбаны ачуга.
2. 5 нчеләр әниләрен котлыйлар.
Мин әниемне роза чәчәгенә ошатам. Ул чыннан да матурлыгы, тынычлыгы белән роза чәчәгенә ошаган. Ә без аның бөреләре, өч матур бөресе. Һәр розаның да чәнечкеле энәләре бар, шул чәнечкеләре белән әнием мине дә кара җанлы кешеләрдән саклап , яклап тора кебек.Ана беркайчан да баласына начарлык эшләмәс, һәрвакыт яклар. Кешелек дөньясында гына түгел , хайваннарда баласына карата миһербан, яклау чагыла.
Бу сүзләрне мин балалар язган иншадан алдым.
3. Иртән йокыдан торуга бүлмә кояш нуры белән тулган. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Сиңа бик рәхәт. Хәзерге бу иртәнге сәгатьтә синең кечкенә йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул “әни “ сүзе булып күкрәгеңнән очып чыга. Син шул вакытта үзең дә сизмәстән”әни” дип дәшәсең. Ә әнинең йөзенә елмаю куна, аның күңеле татлы хисләр белән тула.
Әниләр бәйрәме көнендәҖырламый калырга буламы.Әниләр булмаса, әниләр булмасаҖылытыр иде кем дөньяны?
Диләр 6нчы класс укучылары “Әни турында җыр” башкаралар.
4. Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң татлы сүз. “Әнкәй дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә.Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз.
туган телебезне дә ана теле дип йөрибез.
Җырлыйсы килеп кенә Тора бүген безнең дә,Көтеп алган бәйрәмеБүген һәммәбезнең дә.
Сезнең хөрмәткә 7 ләр чыгыш ясый, “Әнкәй” җыры.
5. “Әни” сүзе бар телдә дә бертөсле ягымлы һәм матур булып яңгырый”. Безгә ничә генә яшь булмасын, барыбер аның ягымлы карашы һәм җылы сүзе кирәк. Беренче тапкыр тәпи басканда да, олы тормыш юлына басканда да безгә әниебезнең киңәшләре кирәк була.
Сәламәтлек ташламасын сезнеҺәр көнегез үтсен шатлыкта.Яшәү яме, дөнья иминлегеЮлдаш булсын сезгә алда да.
8 класс кызлары бии.
6. Әни! Бу сүз астында күпме җылылык, мәхәббәт, яхшылык бар. Әни ул дөньяга Ходай тарафыннан җибәрелгән фәрештә. Ул үзенең баласын бәлаләрдән, начарлыктан саклый һәм яклый.
“Япь-яшь минем әнием”. 9 класс укучылары чыгыш ясый.
Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк.Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк.Җил –яңгырдан саклар өчен, әни кирәк.Усаллардан яклар өчен, әни кирәк.Ашлар тәмле булсын өчен,әни кирәк.Дөнья ямьле булсын өчен, әни кирәк!
Кадерле әниләр, барыгызны да әниләр бәйрәме белән тәбрик итәм. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык сезгә. Күңелегездәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, балаларыгызның игелеген күреп, аларга яшәү чыганагы булып яшәсәгез иде.
Җыр: “Һәрвакыт булсын кояш”
Сабыр, йомшак күңелле әниләребез,! Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын.Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз.Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.

Приложенные файлы


Добавить комментарий